Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада 20.12.2018

Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы - призер, 8нче класс укучысы Миргалимов Рифат Ришат улы - призер булдылар. Укытучылары - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Молодцы!!!
-
Рус теленнән район олимпиадасы 15.12.2018

Рус теленнән район олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы җиңүче булды. Укытучысы - Сабирова Гөлнар Фоат кызы. Молодцы!!!
-
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне 14.12.2018

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә дә бу көнне “Мин Россия гражданины“ темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Тарих, җәмгыять белеме
укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы дәресләрендә укучыларның белемнәре ныгытты.
-
Ел укытучысы-2019 конкурсы 12.12.2018 10.12. көнне "Ел укытучысы - 2019" укытучыларның бөтенрәсәй профессиональ конкурсының муниципаль этабы башланып китте. Бүген бу бәйгедә безнең мәктәпнең тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы катнаша. Аңа уңышлар телибез.

-
Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты 10.12.2018

Биектауда Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатының финал ярышлары узды. Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенен тәмамлаган һәм хәзер технологик техникумда белем алучы Хуҗин Фарис Фәрит улы 95 кг авырлыкта чечен, үзбәк һәм казах көрәшчеләре белән бил алышып Дөнья Чемпионы исемен яулады! Молодец!!! Без синең белән горурланабыз!!!
-
Рус теленнән ОГЭга әзерлек буенча әңгәмә 07.12.2018 Бүген 9нчы класс укучылары Иске Кормаш мәктәбендә рус теленнән ОГЭда сөйләм теленә әзерлек буенча район мәгариф бүлеге методистлары белән әңгәмә үтәләр. Сезгә уңышлар телибез.

-
Цифра дәресе 06.12.2018 Бүген мәктәп күләмендә "Цифра дәресе" акциясе кысаларында ачык дәрес үтте. Аны информатика укытучысы Г.А.Хабиров оештырды. Укучылар видеоролик буенча проектның юл картасы белән таныштылар, программалаштыру серләре белән таныштылар, бергәләп, бирем буеча программа төзеп, берничә баскыч үттеләр.Аларга өйдә калган баскычларны үтеп бетерегә тәкъдим ителде һәм сертификатларга ия булачаклары турында аңлатылды.

-
"Туган телем - шагыйрьләр теле" конференциясе 05.12.2018 05.12 көнне "Туган телем - шагыйрьләр теле" VIнчы фәнни эзләнүле республика конференциясендә 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы "Фарсил Зыятдинов хезмәтләрендә экология-биология юнәлеше" номинациясендә бик яхшы чыгыш ясады һәм сертификатка ия булды. Җитәкчеләре - Хабирова Майсара Фаис кызы, Хабиров Газинур Анзяпович. Молодцы!

-
Технологиядән олимпиада нәтиҗәләре 04.12.2018

Технологиядән район олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.7нче класс укучысы Ахметов Раушан Рәмзил улы - призер. Җитәкчесе - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада нәтиҗәләре 04.12.2018

Җәмгыять белеменнән олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә - призер. Җитәкчесе - Газетдинов Илнар Флүр улы. Молодцы!










