Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Татарстан кроссы – 2017” 16.09.2017 16 сентябрь көнне район күләмендә “Татарстан кроссы – 2017” үтте. Мәктәптән 8 укучы көчләрен сынадылар. 3 нче класстан Исмәгыйлов Илмир, 5 нче класстан Ахметов Ильмир, 6 нчы класстан Ахметов Раушан, Калинина Эльвина, 8 нче класстан Сәетгәрәев Инсаф, Гәрәева Фирүзә, 9 нчы класстан Миргалимов Илфат, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Миңнеголов Айгизләр катнашты. Үз яшь аралыгында Ахметов Ильмир 3 нче, Миргалимов Илфат 1 нче урыннарны яуладылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
Татарстан варислар берлегенең туган көне 15.09.2017 15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне. Шул уңайдан урта звено укучылары 2 нче сыйныф укучыларын үз араларына кабул иттеләр. Һәм варисларның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар.

-
“Чәчәк бәйрәме” 15.09.2017 15 сентябрь көнне район күләмендә “Чәчәк бәйрәме” үтте. Безнең мәктәп коллективы нигезләмәгә туры килерлек итеп чәчәкләрдән, орлыклардан стенд ясады. Һәм “Чәчәк алиһәсе” булып, 2 нче класс укучысы Исмәгыйлова Зәринә уңышлы чыгыш ясады.

-
Ата – аналар җыелышы 13.09.2017 13 сентябрь көнне мәктәптә ата – аналар җыелышы үткәрелде. Очрашуга полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы килде. Фельдшер Галимянова Ләйлә гриппка каршы прививка ясату турында әйтеп үтте. Соңыннан җыелыш классларда булды.

-
Укучыларның мәдәни көндәлеге 07.09.2017 Бүген башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Әлеге көндәлек битләренә укучылар үзләре булган истәлекле урыннарны, мәдәни вакыйгаларны билгеләп барачаклар, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алачаклар.

-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Хөрмәтле укучылар, укытучылар, ата-аналар! Сезне Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Бу уку елында безнең мәктәптә 43 укучы укыячак. 1нче класска 7 укучы керә. Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
-
Август конференциясенең секция утырышлары 21.08.2017

Август конференциясенең төрле фәннәр буенча секция утырышлары дәвам итә.18нче август көнне Пучы урта мәктәбе базасында «Повышение мастерства учителя физики для осуществления качественного образования обучающихся в рамках перехода на ФГОС» темасы буенча район физика укытучыларының методик берләшмәсе утырышы үтте. Анда безнең мәктәпнең физика укытучысы Хабиров Г.А. "Организация работы с текстом на уроках физики в условиях внедрения ФГОС" темасы буенча чыгыш ясады.
-
Район башлыгы һәм мәктәп директорлары катнашында мәктәпләрнең әзерлеген карау 21.08.2017 19 август көнне район башлыгы һәм мәктәп директорлары катнашында мәктәпләрнең әзерлеген карау үтте.Безнең мәктәпнең әзерлеге уңай яктан бәяләнде.

-
Мәктәпләрнең яңа укуелына әзерлеген тикшерү 08.08.2017 07.08.2017 көнне мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды. Бүген безнең мәктәпнең әзерлеген тикшерү булды. Безнең мәктәп яңа уку елына әзер.

-
Экология буенча конкурс нәтиҗәләре 21.06.2017 Эколгия буенча оештырылган Буөтенрәсәй "Сделаем вместе!" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Актив катнашучы 9нчы класс укучысы Галиева Зөлфия, оештыручы биология укытучысы Хабиров Газинур һәм мәктәп Диплом белән бүләкләнде.











