Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
ОБЖ олимпиадасы нәтиҗәләре 30.11.2017 Район ОБЖ олимпиадасында 6нчы класс укучысы Ахметов Раушан һәм 8нче класс укучысы Абударова Зилә җиңүчеләр булдылар. Укытучылары - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы.Молодцы!

-
Химия-биология укытучыларының төбәкара конференциясе 29.11.2017 28нче ноябрь көнне Кәзкәй кадет мәктәбендә химия-биология укытучыларының "Современные образовательные технологии как средство реализации ФГОС" темасы астында фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда безнең мәктәптән химия-биология укытучысы Хабиров Газинур чыгыш ясады һәм сертификат белән бүләкләнде. Конференциягә чыгарылган китапта Хабиров Газинурның дәрес эшкәртмәсе урын алган иде.

-
Җир йөзенең бар матурлыгы – синең өчен 28.11.2017 Район күләмендә башлангыч сыйныфлар өчен “Җир йөзенең бар матурлыгы – синең өчен” Әниләр көненә багышланган рәсем, инша, эшләнмәләр конкурсы булды. 4 нче класс укучысы Хәйдәрова Илвина, 3 нче класс укучысы Мирхәйдарова Айсылу, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән 1 нче класс укучылары Гәрәев Рәзил, Миргалимова Зәлияләр катнашты. Эшләре уңай яктан бәяләнде.

-
Баскетбол ярышы 25.11.2017

25 ноябрь көнне район күләмендә егетләр арасында баскетбол ярышы үтте. Анда Әхнәфов Әлфис, Ахметов Раушан, Миргалимов Рифат, Идрисов Нәфис, Галимҗанов Ренат, Сәетгәрәев Инсаф, Мусин Алмаз, Миргалимов Илфатлар катнаштылар. Һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре: Гиздатуллин И.М.
-
Ата-аналар җыелышы 09.11.2017 Мәктәптә ата – аналар җыелышы үтте. Уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы I чирек йомгаклары белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы үткәрелгән чараларда, конкурсларда, ярышларда катнашкан укучылар турында сөйләде. Мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы балаларның ашханәдә тукланулары буенча әйтте. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.

-
IIнче чирек башланды 07.11.2017 Ниһаять, укучыларның көтеп алган 2нче чиреге башланды. Алда олимпиадалар, төрле конкурслар һәм Яңа ел бәйрәме көтә.

-
1нче чирекне йомгаклау 28.10.2017

Бүген 1нче чирекне йомгаклау булды.Укучыларга фәннәрдән чиреклек билгеләр аңлатылды. Каникул чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
-
“Уңыш бәйрәме” 27.10.2017 27 нче октябрь көнне мәктәптә “Уңыш бәйрәме” үтте. Алдан бирелгән нигезләмә буенча укучылар рәсем конкурсына әзерләнделәр, кабактан төрле эшләнмәләр ясадылар.Бәйрәм барышында бирелгән сүзләрдән шигырь чыгардылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Оештыручы – педагог – организатор Миргалимова Э.В.

-
Парламент дәресе 26.10.2017 “Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихка 25 ел” темасы буенча парламент дәресе үтте. Анда барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. Дәресне тарих укытучысы Газетдинов И.Ф. уздырды.

-
Гражданнар оборонасы өйрәнүләре 26.10.2017 26 нчы октябрь көнне авыл җирлеге буенча Гражданнар оборонасы өйрәнүләре узды.











