Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
“Без яшь – без сәләтле” интеллектуаль олимпиадасы 11.04.2017 7нче апрель көнне Актаныш гуманитар гимназиясендә “Без яшь – без сәләтле” исемендә республика интеллектуаль олимпиадасы булды. 4 һәм 5 класс укучылары Галиев Р., Гарифуллина Р., Әхмәтов Р., Калинина Э., катнашты. Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Гарифуллина Р. - призер .( Укытучысы – Гәрәева Флүсә Сабит кызы). Мәктәп командасы проект эше буенча дипломга ия булдылар. (Җитәкчесе – Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы).

-
Бакчачылар һәм биология укытучылары семинары 07.04.2017 6нчы апрель көнне №2 Актаныш мәктәбендә бакчачылар һәм биология укытучылары катнашында семинар үтте.Методик берләшмә җитәкчесе Эльвира Фәнисовна методик берләшмә эшчәнлеге,алда торган эшләр белән таныштырды һәм химия атналыклары үткәреп конкурста катнашкан укытучыларга КНИТУ ның рәхмәт хатларын тапшырды.Безнең мәктәп укытучысы Хабиров Г.да рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Методист Зөлфия Виловна мәктәп яны тәҗрибә участогына куелган таләпләр белән таныштырды.Һәр мәктәп бакчачысы мәктәп яны тәҗрибә участогында үткәреләчәк тәҗрибәләр турында сөйләде.

-
Биология буенча ОГЭ эшләп карау 07.04.2017 Район мәгариф бүлеге планы нигезендә бүген мәктәпләрдә 9нчы класс укучылары биологиядән ОГЭ эшләп карый. Аларга уңышлар телибез.

-
"Халыкара интернет көне" 05.04.2017 4 нче апрель "Халыкара интернет көне" уңаеннан мәктәптә акция үткәрелде. Укучыларга Татарстан "Госуслуги" сайты белән эшләү алымнарын мәктәпкә укыту практикасына кайткан Яр Чаллы автомеханика техникумы студенты Ямалов Айнур өйрәтте.

-
Экологик дәрес 03.04.2017 1нче апрель көнне биология укытычысы Хабиров Г.А. мәктәп күләмендә "Сделаем вместе!" девизы астында экологик дәрес үткәрде. Чара көнкүреш калдыклары проблемасын хәл итүгә багышланган иде.Укчылар табигатьне саклау буенча кагыйдәләр белән таныштылар.9нчы класс укучылары түбән классларга аңлату эшләре алып бардылр.Калинина Регина шушы темага багышланган плакат ясап алып килде.Кичә эшлекле үтте.

-
Ата – аналар җыелышы 03.04.2017

31 нче март көнне мәктәптә ата – аналар җыелышы үтте. Ул укучылар чыгышы белән башланып китте. Алар төрле конкурсларда катнашып чыгыш ясаган номерларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Инглиз теле атналыгы 03.04.2017 1 нче апрель көнне инглиз теле укытучысы Авзалова Гөлшат Илшат кызы 5 нче класс укучылары белән “The smile” дип аталган кызыклы чара үткәрделәр һәм шушы чара белән инглиз теле атналыгы башланып китте.

-
Сыерчык оялары ясау конкурсы 03.04.2017 Каникулга киткәнче укучыларга өй эше итеп рга кушылган иде. Һәм менә нәтиҗәләр билгеле булды.

-
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры 03.04.2017 31 март көнне «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры үтте. Яр Чаллы шәһәренә 7нче класс укучысы Әбүдарова Зилә(җитәкчесеХәбирова М.Ф.)барды һәм яхшы чыгыш ясап кайтты.Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

-
"Я-учитель- словесник" 28.03.2017 27нче март көнне №2 Актаныш мәктәбендә районның яшь рус телчеләре арасында "Я-учитель- словесник" конкурсы үтте. Безнең мәктәптән бу конкурста рус теле укытучысы Сабирова Г.Ф. катнашты һәм лауреат булып район мәгариф бүлегенең дипломы белән бүләкләнде.











