Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
ОГЭ лар тәмам 19.06.2017 ОГЭлар тәмам. Аның нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәпнең барлык укучылары да барлык фәннәрдән уңай билгеләргә эшләгәннәр.Молодцы!

-
Мәктәп яны лагерендә эшчәнлек 05.06.2017

Мәктәп яны лагерендә эшчәнлек план буенча алып барыла.Бүген авыл китапханәчесе Әхиярова Фәнҗия "Табигать- тиңсез хүзинә" исемендә чишмәләргә багышланган чара үткәрде.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2017

1нче июньнән Миргалимова Эльвира Вакиф кызы җитәкчелегендә мәктәп яны лагере эшли башлады. Бу көнне балаларны яклау көненә багышланган "Яшәү яме - балаларда!" дип аталган чара үткәрелде.
-
Рус теленнән ОГЭ 30.05.2017 Бүген 9нчы класс укучылары рус теленнән ОГЭ эшләделәр.

-
Экскурсия 27.05.2017 Башлангыч класс укучылары “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән соң экскурсиягә чыгалар. Табигатьне күзәтәләр, төрле уеннар уйныйлар, кызыклы сорауларга җавап табалар һәм кырда, урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр.

-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2017 Мәктәптә илкүләм үткәрелүче “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чара мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызының, “Игелек үзәге” директоры Закирҗанова Рәмилә Илгиз кызының, авыл җирлеге башлыгы Миңнеханов Ригель Рәфис улының котлавы белән башланып китте. 9 нчы класслар, урта звенога күчүче 4 нчеләр үзләренең уй – фикерләрен шигырьләр һәм җырлар аша җиткерделәр. Ә 1 нче класс укучылары абый – апаларына уңышлар теләделәр. Чарада катнашучы укучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт.

-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 19.05.2017

18нче апрель көнне гимназиядә Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленә йомгак ясалды. Анда безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә II дәрәҗәле Диплом белән һәм 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде( укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы).
-
Укучыларның җәйге спартакиадасын 13.05.2017

Район күләмендә үткәрелгән укучыларның җәйге спартакиадасында безнең мәктәптән 3 укучы катнашты. Алар: 5 класс укучысы Аметов Раушан, 7 класс укучысы Гәрәева Фирүзә, 8 класс укучысы Миргалимов Илфат. Озынлыкка сикерү, биеклеккә сикерү, 400 м га, 800 м га йөгерү ярышларында үзләрен сынадылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
-
“ Имин көпчәкләр” дип аталган ярыш 12.05.2017

Балаларның юл – транспорт фаҗигасын булдырмау һәм профилактикалау максатыннан район күләмендә “ Имин көпчәкләр” дип аталган ярыш уздырылды. Безнең мәктәптән 5 класс укучысы Ахметов Раушан, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән 4 класс укучылары Ахметов Илмир, Гарифуллина Руфинә, Исмагилова Гүзәлләр катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Алар юл йөрү кагыйдәләре, медицина белемнәре буенча һәм велоэстафетада үзләрен сынадылар. Барысы да кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Җитәкчеләре: Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы.
-
Татарстан беренчелегенә билбау көрәш ярышлары 11.05.2017

27-30нчы апрельдә Аксубайда үткән Татарстан беренчелегенә билбау көрәш ярышларында безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 77кг авырлык үлчәвендә җиңүче булды. Молодец!










