Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Намуслы яшәргә кирәк" 11.10.2019

1-9 нчы сыйныфлар арасында "Намуслы яшәргә кирәк" бәйгесенә әзерлек бара. Рәсем ясауга мәхәббәте булган балалар плакатлар ясадылар, өлкән сыйныф укучылары инша яздылар. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Тату сыйныф серләре - 2019 09.10.2019

9 октябрь көнне ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре - 2019" бәйгесенең зона этабы узды. Мәктәбебезнең ата-аналар комитеты эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бәйгенең 3 этабын да уңышлы гына үтеп чыктылар.
-
Рус телчеләренең республикакүләм семинары 09.10.2019

9 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә рус теле укытучыларының «Развитие аналитических способностей и метапредметных умений и навыков учащихся в процессе подготовки к ГИА» темасы астында республикакүләм семинары үтте. Мәктәбебезнең рус теле укытучысы Шаехова Р.Р. да бу семинарда катнашты.
-
Бөтендөнья почта көне 09.10.2019

9 октябрь көнне 6-9 сыйныфларда "Бөтендөнья почта көне" уңаеннан почта хезмәтенең нәрсәдән гыйбарәт булуына багышланган класс сәгатьләре үтте. Ничә еллык тарихы булган почта хезмәтенең тарихы һәм бүгенгесе белән таныштылар. Җирлектә урнашкан почта бүлекчәсенә экскурсия кылдылар.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне 07.10.2019

Октябрьнең беренче якшәмбесе "Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне" уңаеннан, 7 октябрь көнне "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре дөньясында" темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды. Әлеге класс сәгатенең максаты: укучыларда үзеңә охшаган һөнәр сайлауның, тормыш өчен хезмәтнең, һөнәрнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү, бигрәк тә авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну уяту иде.
-
Көзге ярминкә 06.10.2019

Октябрь аеның беренче якшәмбесендә райныбызда көзге ярминкә гөрләп узды. Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе Ямалы, Чалманарат мәктәпләре белән берлектә халыкка кәбестә һәм кәбестәдән эшләнгән төрле продукция тәкъдим итте: тозлы, маринадлы кәбестә, кәбестәдән салатлар, камыр ризыклары һ.б.
-
Укыучылар - Өлкәннәр көне 05.10.2019

5 октябрь көнне мәктәбебездә Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан укучылар тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Чарага хәзерге кондә лаеклы ялда булган укытучылар, техник хезмәткәрләр дә катнашты. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Районда мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде 04.10.2019

Әлеге зур бәйрәмдә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары - Шаехова Р.Р. рәхмәт хаты белән бүләкләнде, технология укытучысы Гимзов Н.Ф. истәлекле бүләккә лаек булды. Мәгариф хезмәткәрләре хозурына эстраданың популяр җырчысы Әнвәр Нургалиевның җырлары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрының “Күрәсем килгән иде...” спектакле тәкъдим ителде.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү 01.10.2019

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Әлеге хөрмәттән 4-9 сыйныф укучылары Уразай, Илчебай авылларында яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларны бәйрәм белән котлап, шефлыкка чыктылар. Укучылар аларга чәчәк бәйләмнәре, үзләре эшләгән открыткалар бүләк итеп, хуҗалыкта ярдәм күрсәтеп кайттылар.
-
Стартовали школьные этапы Всероссийских и Республиканских олимпиад 23.09.2019

С 23 сентября по 25 октября в Татарстане пройдут школьные этапы Всероссийских и Республиканских олимпиад школьников 2019-2020 учебного года.
Ежегодно обучающиеся 5-11 классов принимают активное участие в олимпиаде по 36 предметам. Есть и более юные участники. Так, соревнования по основам безопасности жизнедеятельности начинаются в 3 классе, по математике, английскому и русскому языкам - в 4 классе.
Для того, чтобы пройти на следующий уровень, нужно преодолеть порог баллов, который устанавливается организаторами олимпиады
Источник: http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1567229.htm









