Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Татарча диктант ЯЗ 19.10.2019

"Татарча диктант" — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан оештырылган "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясендә безнең мәктәп тә актив катнашты. Әлеге күңелле вакыйгада укучылар, мәктәп коллективы, ата-аналар бик теләп үз көчләрен сынап карарга булдылар һәм бик уңышлы гына башкарып чыктылар.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының төбакара семинары 19.10.2019

18 октябрь көнне Актанышның үзәгендә урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы мәктәбендә гамәлләштерелгән төбәкара семинарның чираттагысы башлангыч сыйныф укытучылары өчен оештырылып, аның эшендә район педагоглары белән беррәттән Мөслим, Минзәлә, Сарман районы, Башкортстанның Чакмагыш, Илеш районнары мөгаллимнәре дә катнашты. Әлеге семинарда безнең мәктәптән Шәрипова Алсу Флүр кызы катнашты. Төрле төбәкләрдән килгән 70кә якын укытучы бүген үзләрнең белем “багаж”ларын тулыландырды: ачык дәрес, мастер-класслар карады.
-
Мәктәп ярминкәсе 18.10.2019

18 нче октябрь көнне укучылар арасында мәктәп ярминкәсе узды. Әлеге ярминкәгә укучылар үзләре эшләгән кул эшләнмәләре, пешкән ризыклар алып килделәр.
-
Cөмбелә 18.10.2019

Традицион рәвештә уздырыла торган Сөмбелә бәйрәме бу елны да гөрләп узды. Бу чараны 9 нчы сыйныф укучылары бик нык эчтәлекле итеп үткәрделәр. Бәйрәм көз тематикасындагы уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барды. Әлеге күңелле чара бәйрәм табыны янында дәвам итте.
-
Бөтендөнья азык-төлек көне 16.10.2019

16 октябрь - Бөтендөнья азык-төлек көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән "Без ничек тукланабыз?" темасына сыйныф сәгате уздырылды. Дөрес туклану, файдалы ризыклар турында мәгълүматлар алдылар.
-
Чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү 15.10.2019

15 нче октябрь көнне гомуми белем бирү учреждениеләренең 9 сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан чыгып, район вәкилләре тарафыннан ЗАО "Актаныш агрегат заводына" һәм "Икмәк кабул итү предприятиесенә" экскурция оештырылды. Шулай ук укучыларга "Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәгендә" мастер класслар тәкъдим ителде, район вәкилләре белән очрашу уздырылды.
-
Нәтиҗә ясалды... 14.10.2019

Бүген, ягъни 14 октябрь көнне "Көзге кросс - 2019" га нәтиҗә ясалды. Әлеге ярышта 34 укучы катнашты.Җанатарлар йөгерешчеләргә кычкырып көч бирделәр, финишка беренче килгән спортчыларны шатланып каршыладылар. Катнашучыларга урыннар 1-2, 3-4, 6-9 нчы сыйныфлар арасында чыгарылды. Укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. 14.10.2019

Октябрьнең икенче якшәмбесе — Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. 14 нче октябрь көнне 7 нче сыйныф укучылары белән әлеге тема буенча сөйләшү уздырылды. Маликова А. һәм Гиздатуллина И., алдан әзерләнгән доклад һәм презентация буенча, иптәшләре алдында чыгыш ясадылар, яңа мәгълүмат тәкъдим иттеләр.
-
Сертификат белән бүләкләнде.... 12.10.2019

"Тату сыйныф серләре -2019" бәйгесендә катнашып Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашучы сертификатына ия булды. Әлеге чарада катнашкан ата-аналарыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
"Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясе (Подари книге вторую жизнь) 12.10.2019

Елда уздырыла торган "Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясендә мәктәбебез укучылары бу елны да бик теләп катнаштылар. Алар үзләренең китапларын иптәшләре белән алыштылар, мәктәп китапханәсендәге иске китапларны ремонтладылар. Әлеге акция укучыларда КИТАПка карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияли.









