Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
“Ягез әле, әтиләр! Ягез әле егетләр!” / “А ну-ка , папы! А ну-ка, парни!” 20.02.2020

Бүген, 23 февраль-Ватанны Саклаучылар көне унаеннан ", “ Ягез әле, әтиләр! Ягез әле, егетләр!" кичәсе үткәрелде. Әтиләребез һәм егетләребез төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Чараны Н.Ф.Гимазов алып барды.
Сегодня , в честь праздника 23 февраля – День Защитника Отечества , прошел конкурс "А ну-ка, папы! А ну-ка парни!». Отцы и ребята соревновались в разных конкурсах. Праздник прошел очень весело. Мероприятие провел Н.Ф.Гимазов.
-
Татарстан - туган ягым 19.02.2020

Халыкара туган тел айлыгы кысаларында 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, "Татарстан - туган ягым" темасына видеоэкскурсия оештырылды. Укучылар Татарстанның тарихи урыннары, күренкеле вәкилләре, атаклы музейлары белән таныштылар.
-
Әфганстан- йөрәк ярам 18.02.2020

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулган көннәрдә , укучыларыбыз Әфганстанда хәрби хезмәтләрен үтәгән егетләребезне искә алып, аларның өйләрендә булдылар.
-
Күңелле грамматика 17.02.2020

Туган тел айлыгы дәвам итә... Шул максаттан чыгып, 17 нче февраль көнне, 2-4 сыйныфлар арасында туган тел буенча "Күңелле грамматика" интеллектуаль уены узды. Укучылар төрле ребуслар, табышмаклар, логик мәсьәләләр чиштеләр.
-
Туган тел - шигырьләрдә 14.02.2020

14 нче февраль көнне укучыларыбызның көтеп алган бәйгесе - шигырь укучылар конкурсы булды. Бәйгенең тематикасы ТАССРның 100 еллыгын исәптә тотып, туган телгә, туган якка, ватанпәвәрлеккә багышланган иде. Укучылар бит җитди, тырышып әзерләнгәннәр иде. Иң сәнгатьле сөйләүчеләр мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Парламент сәгате 14.02.2020

Парламент сәгате
Бөек Җиңүгә 75 ел , ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә парламент сәгате үткәрелде. Анда кунак итеп җирлек депутаты М.И. Басыйров чакырылды. Ул бик эчтәлекле чыгыш ясады. Дәресне Н.Ф.Гимазов уздырды.
-
“Математик регата” 13.02.2020

Бүген Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7-8 класслар арасында “Математик регата” район конкурсы үтте. Укучыларыбыз мәктәбебез данын якладылар. Укытучылары Л.Н.Галимуллина . Афәнин!
-
Иң татлы тел - туган тел 11.02.2020

Туган тел айлыгы барышында "Иң татлы тел - туган тел" темасына һәр сыйныфта да тәрбия сәгатьләре узды. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган телеңә, халкыңа карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирү максат итеп куелган иде.
-
Түгәрәк өстәл 10.02.2020

Туган тел айлыгы кысаларында, "Туган телдә белем бирү проблемалары" дигән актуаль темага түгәрәк өстәл узды. Әлеге утырышта һәр предмет укытучысы үз фикерләре белән уртаклашты.
-
«Созвездие-Йолдызлык-2020» 08.02.2020

8 нче февраль көнне “Созвездие-Йолдызлык-2020” конкурсының зона этабы узды. Укучыларыбыз жюри вәкилләренә нәфис сүз, ялгыз җыр, биюләрдә осталыкларын күрсәттеләр.









