Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу 13.12.2019

Актаныш технология техникумыннан профориентация буенча сөйләшергә вәкилләр килде. Алар уку бүлекләре,. профессия төрләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Укучыларга техникумның тарихы, укытучылары , спорт командалары һәм башка мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызык-сындырган сораулар бирделәр. Җаваплардан алар бик канәгать калдылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Технология фәненнән олимпиада да уңышыбыз 13.12.2019

Бөтенрәсәй технология олимпиадасының муниципаль этабында 9 нч сыйныф укучысы Гаттаров Хәйдәр призёр булды. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Укытучылары - технология укытучысы Нияз Фаяздин улы Гимазов.
-
Җиңүчеләр бүләкләнде 09.12.2019

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Актаныш районы укучылары үзләренең иҗади эшләре, иншалары һәм видеороликлары аша республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы бәйгедә күрсәттеләр.Җиңүчеләрне Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Кәрамов, Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итеп, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Безнең җиңүчеләребезгә - Салахова Зөһрә, Фазлыева Зәлия, Закирова Мәдинә, Тимиров Айнур, Хабетдинова Фирүзәгә - алга таба да алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Урок Победы" 06.12.2019

"Җиңү дәресләре" Халыкара методик эшкәртмәләр бәйгесенең региональ этабында "Иң яхшы татар теле дәресе" номинациясендә Салахова В.Х. I урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез.
-
«Все краски жизни для тебя» 04.12.2019

Әниләр көне уңаеннан уздырылган «Все краски жизни для тебя» рәсем конкурсында, "Сюжетлы картина" номинациясендә 1 нче сыйныфтан Салахова Зөһрә - I урын, "Портрет" (графика) номинациясендә Насртдинова Чулпан лаеклы II урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - Салахова С.Р., Муллахметова А.Ф.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2019

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Шул максаттан безнең мәктәбебездә дә “Билгесез солдат истәлегенә” сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 02.12.2019

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан һәм "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе кысаларында укучылар һәм укытучылар өчен "Белергә кирәк!" дигән мәгълүмат акциясе узды. - Чараның максаты яшьләр арасында ВИЧ-инфекция һәм СПИД авыруының таралуын кисәтү иде.
-
Батарейка җыю 28.11.2019

Кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю акциясендә күпчелек укучылар бик теләп катнаштылар. Барысы 2,285 кг батарейка җыелды. Актив укучылар арасында: 2 нче сыйныфтан - Фазлыева З.,Закирова М., 4 нче сыйныфтан - Валиева А., Маликов И.,1 нче сыйныфтан - Фардиев И., 6 нчы сыйныфтан - Валиева Э., Салахова А.,Салахова Г., Гиздатуллин И., 7 нче сыйныфтан - Фазлыев А., Маликова А.
-
Математик карусель 28.11.2019

5-6 нчы сыйныф укучылары арасында уза торган, математика фәне буенча мәсьәләләр чишүгә юнәлдерелгән, "Математик карусель" бәйгесендә безнең укучыларыбыз да бик теләп катнаштылар. Бу елны Сәфәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә узучы әлеге чарада 6 нчы сыйныф укучылары - Вәлиева Алсу, Хабетдинова Фирүзә, Салахова Алия - үз "көчләрен" сынап кайттылар.
-
Әнием - күз нурым 27.11.2019

27 нче ноябрь көнне, мәктәбебездә "Әнием - күз нурым" исеме астында бик күңелле бәйрәм узды. Балалар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Укучылар әниләре белән берлектә күңелле конкурсларда катнаштылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.









