Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2019

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар! Сезне яңа 2020 ел белән котлыйбыз. Яңа елда сезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Яңа ел белән!
-
“Кышкы сабантуй- 2019!” 30.12.2019

Мәктәп коллективы 30 декабрь көнне район үзәгендә уздырылган “Коймак ярминкәсендә “ катнашты.
-
Математикадан биреп карау имтиханы 29.12.2019

Бүген 9 класс укучылары математикадан имтихан биреп карыйлар. Уңышлар телибез!
-
Хакимият чыршысы 28.12.2019

Район үзәгендә оештырылган хакимият чыршы бәйрәмендә безнең мәктәптән 9 класс укучысы Шайдавлетова Язилә катнашты. Аны уңышлары белән котлыйбыз.
-
ОГЭ по русскому языку 27.12.2019

Сегодня учащиеся 9 классов сдают пробное ОГЭ по русскому языку. Желаем успехов!
-
Инглиз теленнән бәйге 24.12.2019

Инглиз телендә шигырь һәм җыр бәйгесе 20 декабрь көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 4 класс укучылары катнашты. Инглиз теле укытучысы Саетова А.Х. җитәкчелегендә уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Номинация «Песня- группа» 4 класс укучылары – 2 урын.
Номинация «Песня соло», «Оригинальное исполнение» 4 класс укучысы Вәлиева Алия – җиңүче.
Номинация “Стихотворное произведение” 4 класс укучысы Джурабекова Динара -3 урын алдылар.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Кышкы сезон ачылды 23.12.2019

21 декабрь көнне "Нөркә" чаңгы юлында кышкы сезонны ачу тантанасы узды. Безнең мәктәптән 6 класстан Вәлиева Алсу, 9 класстан Гаттаров Хәйдәрләр катнаштылар. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Туган тел әдәбиятыннан олимпиада 19.12.2019

Туган тел әдәбиятының муниципаль этабында безнең мәктбебездән 7 нче сыйныф укучысы Маликова Азалия призер исеменә лаек булды (җитәкчесе - Салахова В.Х.). Азалияга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 19.12.2019

Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышның беренче өлешендә мәктәп директоры Шаймарданова Г.С. тарафыннан “II нче чирек йомгаклары, III чиреккә бурычлар”, “Чыгарылыш сыйныф укучыларын Төп дәүләт имтиханына әзерләүнең торышы” дигән темаларга чыгышлар ясалды. Биредә ата-аналар балаларының 2 нче чиректә уку һәм тәрбия өлкәсендә булган уңышлы һәм кыен яклары хакында җентекләбрәк сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар
-
Туган телдән олимпиада 16.12.2019

14 нче декабрьда туган телдән Республика олимпиадасының муниципаль туры узды. Район буенча 250 укучы катнашты. Безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Джурабекова Динара - призер (җитәкчесе- Муллахметова А.Ф.), 7 нче сыйныфтан Гиздатуллина Илзирә призер (җитәкчесе-Салахова В.Х.) исеменә лаек булдылар. Кызларны котлыйбыз!!!









