Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Конкурс рисунков 27.10.2014

Ученицы 7 класса Галимова Наргиз и Хайбуллина Разиля участвовали во II Республиканском конкурсе рисунков "Правнуки ветеранов рисуют Победу"
-
"Интернет куркынычсызлыгы" 27.10.2014

Бүген башлангыч сыйныфларда "Интернет куркынычсызлыгы" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Шамсутдинова Р.М. укучыларны Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Кирәксез сайтларга керү, анда теркәлү, төрле комментарийлар язу турында кисәтү ясалды. Таныш түгел кешеләр белән аралашуның һәм очрашуның куркыныч хәлләргә китереп чыгаруы турында әңгәмә булды.
-
Бадминтон 25.10.2014

Район үзәгендә ДЮСШ беренчелегенә "Надежды Татарстана" дигән исем астында бадминтон ярышлары узды. Безнең мәктәптән 4 укучы катнашты. 3 сыйныф укучысы Тюленева Яна 3 нче урынныяулап кайтты. Аңы уңышы белән котлыйбыз. Алда да уңышлар телибез.
-
"Начар гадәтләр" 22.10.2014

5 сыйныфта "Начар гадәтләр" дип аталган сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгате барышында укучылар карточкалар белән эшәделәр, парлашып сорауларга җавап эзләделәр. Гадәтләрне ике төркемгә бүлеп аларның сәламәтлеккә тәэсирен ачыкладылар. Ахырдан һәрберсе начар гадәтләрне бетерү өчен план төзеделәр.
-
Көзге бал 18.10.2014

Һәр чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур.Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Көзнең алтынлыгы, аның матурлыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Табигатьнең шундый матур кичендә мәктәптә "Алтын көз" исемле көзге бал узды. Конкурслар, уенннар һәм концерт номерлары үзара үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
"Наркотиксыз тормыш" акциясе 16.10.2014

13 октябрьдән "Наркотиксыз тормыш" акциясе старт алды. Укытучылар һәм укучылар әлеге акция планы белән таныштылар. "Сәламәтлек почмагы" һәм "Ышаныч телефоны" стендлары яңартылды. Сыйныфларда әлеге темага сыйныф сәгатьләре уза.
-
"Яшүсмер һәм закон" 16.10.2014

7-9 сыйныф укучылары белән "Яшүсмер һәм закон" дип аталган дәрес узды. Дәрес тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зарипова Г.Р. кереш сүзе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучы арасында әңгәмә презентация карау белән үрелеп барды. Укучылар группаларга бүленеп проект төзеделәр һәм аны якладылар. Дәрескә йомгак ясалып, нәтиҗә чыгарылды.
-
О запрете сбора денежных средств 10.10.2014

-
Фәрит Баттал белән очрашу 07.10.2014

Мәктәбебездә һәр елдагыча Фәрит Баттал белән очрашу узды. Укучылар бу очрашуны гадәттәгечә көтеп алалар.Укучылар каршында кунагыбыз бик эчтәлекле, кызыклы чыгыш ясады, Фәрит Баттал әтисе Фоат Батталдан калган һәм үзе тулаган истәлекләрнең кулъязмасын музейга тапшырды. Бу истәлекләр шулай ук Республикабызда чыга торган “Безнең мирас” журналында (№8-9) кыскартылып бастырылган. Укучылар бу очрашудан канәгать калды һәм Ф.Батталга зур рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә дә шундый эчтәлекле очрашуны көтеп калдылар. Укучыларыбыз Батталлар гаиләсенә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны туплап баралар, уку һәм конкурслар, мәктәп чараларында кулланалар.
-
Укытучылар көне 03.10.2014

"Энҗе бөртеге" (җитәкчесе Зарипова Р.Р.) дип аталган түгәрәккә йөрүчеләр укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр, "Оста куллар" (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) түгәрәгенә йөрүчеләр яраткан укытучыларына җан җылыларын куеп бүләкләр әзерләгәннәр. Һәм менә бүген, укытучылар бәйрәме уңаеннан яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлап сыйныфтан-сыйныфка кереп йөрделәр.
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.




















