Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Космонавтика көне" 12.04.2014

"108 минут Гагарин белән бергә"акциясе гомуммәктәп линейкасы белән башланып, классларда төрле чаралар белән дәвам итте. "Космоска очыш" видеофильмы , "Космонавтика көне"нә презентация, "Космонавтика турында син нәрсә беләсең?" дигән викторина үткәрелде. Шулай ук космоска багышланган рәсем конкурсы да узды.
-
Бадминтон ярышлары 12.04.2014

12 апрельдә район үзәгендә "Бөтендөнья бадминтонистлар" көненә багышланган ярышлар узды. Бу ярышта безнең мәктәптән 7 укучы катнашты. 6 сыйныф укучысы Мустафин Рифат II урынны яулады. Укучыларга алда да уңышлар телибез.
-
"Энергия" 04.04.2014

1-4 сыйныфларда "Энергияне саклау" темасына сыйныф сәгате һәм 11 сыйныфта "Электростанцияләр иленә сәяхәт" дәресе узды. Физика укытучысы Фиягөл Зәйдулла кызы башлангыч сыйныф укучыларын үз өйләренә виртуаль сәяхәткә алып барды. Энергия куллануда киткән хаталарны төзәтә-төзәтә балалар "Көндә кирәкле киңәшләр" кагыйдәсе төзеделәр. Ә 11 сыйныфта сәяхәт электростанцияләр иленә булды.
-
"Энергияне саклау" 03.04.2014

5-7 сыйныфларда "Энергияне саклау" темасына дәрес һәм 8-9 сыйныфларда "Энергиягә хөрмәт белән" дип аталган сыйныфтан тыш чара узды. Физика укытучысы Фиягөл Зәйдулла кызы энергияне кулллану проблемаларына, энергия ресурсларын һәм табигатьне саклау проблемаларына тукталды. Укучылар көндәлек тормышта максималь файда һәм минималь чыгымнар белән энергияне куллану технологияләре белән таныштылар.
-
Тимурчылык ярдәме 02.04.2014

5 сыйныфта тимур отряды оешты. 5 сыйныф укучылары педагог-оештыручы белән Венгрия сугышы ветераны Садыйков Нургаен Бари улына ярдәмгә йөриләр. Алар кулдан килгәнне барысын да эшләргә тырышалар. Эшләр беткәч, Нургаен абый балаларга үзе белән булган хәлләр турында сөйли. Ул балаларны бик ярата һәм аларның килүен көтеп ала. Укучылар да Нургаен абыйны ярата һәм хөрмәт итә.
-
"Чын мирас" журналы бездә кунакта 28.03.2014

Бүген мәктәбебездә "Чын мирас” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Әлеге очрашуга татар язучысы, шагыйрь Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Чын мирас" әдәби-нәфи журналының баш мөхәрире Ләбиб Лерон, Татарстан язучылар берлеге әгъзәсе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Данил Салихов, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин һәм аспирант, филология фәннәре белгече Алия Мөбәрәкшина килгән иде. Очрашуда районның татар мәктәпләренннән китапханәчеләр, татар теле, тарих укытучылары һәм югары сыйныф укучылары да катнашты. Балалар көче белән әзерләнгән, "Ат язмышы" дигән әдәби-музыкаль чара кунакларның күңеленә хуш килде. Укучылар һәм укытучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр,теләкләрен җиткерделәр. Ахырдан "Туган тел" җырын күмәк башкару безне тагын да якынайтты.
-
Кошларга оя. 22.03.2014

Яз җитүен барыбыз да көтеп ала. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яктан кайтучы кошларны без дә көтәбез. Алар кайтышка мәктәп укучылары технология дәресләрендә оя ясадылар.
-
"Хуш, сау бул, Әлифба" 18.03.2014

Бүген мәктәптә “Хуш, сау бул, Әлифба” дигән бәйрәм булып узды. 1 сыйныф укучылары, укытучылары Р.М. Шәмсетдинова белән бергәләп әлифба белән саубуллаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән сыйныф бүлмәсенә шарлар тотып укучылар килеп кергәч тагын да күңеллерәк, ямьлерәк булды.
Укытучының яшен сорамагыз,
Мәктәп яшендәге бала ул... дигән шигырь юллары укытучыларны да балачакка алып кайтырлык күңелләрдә калды. Әти-әниләр балаларының чыгышларынан бик канәгать булдылар. Бәйрәм табын артында дәвам итте.
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. 15.03.2014

Мәктәптә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г.Вәлитоваларның якты истәлегенә багышланган "Әлифба бәйрәме" кысаларында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары "Әлифба" га багышланган шигырьләр сөйләделәр. Бәйгенең җиңүчесе булып 1 сыйныф укучысы Халилова Кадрия билгеләнде. Аның чыгышы видеога яздырылып Арча педагогия көллиятенә җибәрелде. Кадриягә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
Укучылар конференциясе 15.03.2014

14 март көнне Чистай шәһәрендә "Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе" республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә 9 сыйныф укучысы Хайбуллина Инзилә "Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре" секциясендә фәнни эше белән катнашып, Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм Фән министры тарафыннан бирелгән шаһәдәтнамә алып кайтты. Инзиләгә һәм җитәкчесе Ахметзанова И.Р. га киләчәктә дә уңышлар телибез.




















