Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Чисталык көне" 30.04.2014

Яз җитү белән озын кыш айларында җыелган чүп-чар күренә башлый. 23 апрель көнне 6-8 сыйныф укучылары мәктәп бакчасын чүп-чардан чистарту максатыннан эшкә чыктылар. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
Шулай ук 30 апрельдә 5-11 сыйныф укучылары мәктәп янын чистарттылар. Мәктәп яны участогы чистарып, ямьләнеп китте. Мәктәбебез чиста булсын!
-
"Балачак көйләре" конкурсы
29.04.2014
29 апрельдә районда, Балалар иҗат үзәге оештырган, "Балачак көйләре" дигән музыкаль конкурс узды. Бу конкурста безнең мәктәптән 3 укучы катнашты. 5 сыйныф укучылары Галимова Алсинә һәм Халилова Ризәләгә, 6 сыйныф укучысы Шубина Аленага һәм җитәкчеләре Асфандиярова Г.Н. уңышлар телибез.
-
"Без-бергә" 29.04.2014

29 апрель көнне бөтен сыйныфларда "Без-бергә" дигән исем астында Парламент дәресләр узды. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, диспутлар үткәрде.
-
Казан музейларына экскурсия 26.04.2014

8 сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә бардылар. Төп максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан кремеле территориясендә урнашкан "Бөек Ватан сугышы" музей-мемориалына бару һәм халкыбызның бөек уллары турында тулырак мәгълүмат алу һәм авылдашыбыз С.Батталга багышланган "Очучы һәм язучы Сәлих Баттал турында истәлекләр" исемендәге китап авторы Р.Сәлмушев белән очрашу иде.
Шул ук көнне укучылар сыйныф җитәкчесе Зарипова Г.Р. белән ТР ның Милли музеенда булдылар. Укучылар музейның бай экспонатлары белән таныштылар. Укучылар экскурсиядән зур канәгатьләнү хисләре белән кайттылар.
-
Урман утырту көне 26.04.2014

Бүген "Бөтенрәсәй урман утырту көне" акциясе уңаеннан мәктәп укучылары мәктәп бакчасына һәм Бөек Ватан сугышы кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл янында 35 әр төп нарат утырттылар.
-
Габдулла Тукай туган көн 26.04.2014

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тукай туган көн Татарстаныбызда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 9, 11 сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар...
-
"Ватаныма хезмәт итәм" 26.04.2014

4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Яруллина Р.Д. белән "Ватаныма хезмәт итәм" республикакүләм конкурсына проект эшләре җибәргән иделәр. Аларның эшләре финалга узып, Казан шәһәренең 78 нче мәктәбенә чакыру алдылар. 26 апрель көнне Ахметзянов Азат "Я помню! Я горжусь!", Галимов Илназ "О подвигах, о доблестях, о славе..." номинацияләрендә чыгыш ясап лауреат булдылар. Котлыйбыз!
-
Музейда кунакта 22.04.2014

Башлангыч сыйныф укучылары В.И. Абрамов исемндәге туган якный өйрәнү музеенда кунакта...
-
Парламент дәрес 18.04.2014

Бүген мәктәптә сыйныфларда "Көчле Россия-бердәм Россия" дигән исем астында парламент дәресләр узды...
-
"Космоска очыш" дигән рәсем конкурсы 14.04.2014

"Космоска очыш" дигән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. I урынны ике укучы яулады: 1 сыйныф укучысы Вазыхов Данил һәм 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә, II урында 4 сыйныф укучысы Махмутов Риналь, III урында - 4 сыйныф укучысы Хайбуллина Камилә һәм 1 сыйныф укучысы Халилова Кадрия. Котлыйбыз!




















