Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Сәламәтлек үзебезнең кулда 10.12.2015

Бүген мәктәптә "Спорт зарарлы гадәтләргә каршы" акциясе кысасында китапханәче Гизатуллина Р.З. "Сәламәтлек-үзебезнең кулда" исеме астында пресс-конференция үткәрде. Әлеге чарага Яңа Салман амбулатория үзәгенән шәфкать туташы Гумерова Л.Р. да чакырылды. Ул укучыларга сәламәтлекне ныгыту буенча бик файдалы һәм кирәкле киңәшләрен бирде.
-
Ришвәткә юл юк! 09.12.2015

Бүген ,9.12.15 авылыбыз китапханәчесе Гарипова Г.С. укучылар белән "Ришвәткә юл юк" исеме астында класс сәгате үткәрде.Ул уен формасында үтте.
-
Спорт-сәламәтлек атналыгы 09.12.2015

Спорт-сәламәтлек атналыгы кысаларында укытучы Гизатуллин Р.Ш. "Саулык-зур байлык" исеме астында чара үткәрде.Ул укучыларга дөрес туклануга игътибар бирүне һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәде.
-
Код сәгате -2015 08.12.2015

4 нче декабрь -Информатика көне уңаеннан 4-13.12.15 вакыты аралыгында II Бөтенроссия "Код сәгате" акциясе үтә.Акция кысаларында укучылар информатика һәм программалау белән кызыксыналар.IT белгечлекнең өстенлекле булуына ышаналар.Бу акциядән безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Алар үзләренең программалау сәләтләрен ачалар һәм үстерәләр,мөмкинлекләрен сынап сәләтләрен башкаларга күрсәтәләр.
-
Ришвәтчелек-йогышлы чир 08.12.2015

4.1215-9.12.15 аралыгында сыйныф җитәкчеләре гади булмаган класс сәгатьләре үткәрде.
Класс сәгатьләренең максаты-балаларда коррупциягә карата тискәре караш уяту иде.”Татарстан Республикасында коррупция белән көрәшү ысуллары”,”Коррупция белән көрәшү безнең бурычыбыз!”," Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларын ныгытып карадылар.Әңгәмә вакытында укучылар узләренең фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларына жаваплар алдылар.
-
Нәрсә ул коррупция? 07.12.2015

7.12.15. 4нче сыйныф җитәкчесе Вәлиева Г.С. "Нәрсә ул коррупция?" темасына игътибарлылык уены үткәрде.
-
Уяулык- террорчылык дошманы 07.12.2015

Бүген мәктәптә "Уяулык террорчылык дошманы" исеме астында ата-аналар җыелышы үтте."Террорчының милләте юк" исемле видеофильм күрсәтелде.
-
Мөхәммәт Мәһдиевкә-85яшь. 03.12.2015

-
Әниләр көне 30.11.2015

Ноябрь аеның сонгы ял көне Әниләр көне дип билгеләнә. Бу көнне әниләргә аеруча игътибар арта. Аларны бүләклиләр, чәчәкләргә күмәләр. Безнең мәктәп тә әлеге чарага битараф калмады.Укучылар әниләренә чын мәгънәсендә бәйрәм ясадылар. Бәйрәм җыр, бию, әниләрне котлау сүзләре белән башланып китте. Соңыннан әниләр чәй табыны артына чакырылды.
-
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы 30.11.2015

23 нче ноябрьдән 28 нче ноябрь аралыгында мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте.Атналыкка 30 ноябрь көнне нәтиҗә ясалды.
"Занимательная грамматика" буенча үткәрелгән белемнәрне сынау бәйгесендә 4сыйныф укучысы Нургалиев Ранил үзен барысыннан да өлгеррәк итеп күрсәтте һәм 1 урынга лаек булды.
"Кызыклы математика" ярышында 4 сыйныф укучысы Халиуллин Рәиф 1 урынны алды.
Башваткычлар, төрле кызыклы биремнәр эшләүдә,табышмаклар әйтешү, әкиятне тану. аның эчтәлеген сөйләү һәм иллюстрация ясауда башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.Укучыларыбыз авыл һәм мәктәп китапханәсендә булып, кызыклы әңгәмәләр тыңларга да өлгерделәр.
Атналыкны башлангыч сыйныф укытучылары Вәлиева Г.С. һәм Хайбуллина Г.К. бик кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.














