Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Йолдыз Шәрапова бүләкләр тапшыра 24.11.2015

Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Сабантуй” балалар журналы редакциясе белән тыгыз элемтәдә торалар. Укучылар иҗат иткән язмалар, мәкаләләр һәрдаим әлеге журнал битләрендә басылып тора. “Сабантуй” балалар журналы редакциясе тарафыннан үткәрелүче конкурс-бәйгеләрдә дә укучыларыбыз бик теләп катнашалар.Әлеге эштә укучыларга мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Насыйбуллина Гөлфия һәм Иске Салман авылы китапханәчесе Гарипова Гөлнур җитәкчелек итәләр һәм үзләренең киңәшләрен бирәләр.Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сабантуй” журналы һәм Арча укучылар сарае белән берлектә үткәрелгән”Тыныч таңнарда-батырлар даны” республика конкурсында да укучылар актив катнаштылар һәм призлы урыннар да алдылар.Әйтик, «Журналистика» номинациясендә 8 нче сыйныф укучылары Насыйбуллина Әлфинә Рафис кызы “Бөек Ватан сугышында минем гаиләм язмышы”- 1 урын, Нотфуллин Инсаф Илмир улы “Гаиләбез ядкаре”-2 урын,”Проза,поэзия” номинациясендә 9 нчы сыйныф укучылары Гарипова Әлфинә Айрат кызы һәм Насыйбуллин Нәфис Фәнис улы 3 урын алдылар.Әлеге укучыларны тәбрикләү өчен шагыйрә Йолдыз апа Шәрапова Иске Салман авылына 24 ноябрь көнне шәхсән үзе килде.Ул бәйгедә җиңүче укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Әлеге очрашу укучылар өчен бик тә кызыклы һәм файдалы булды.
-
26.11.15-Инглиз теленнән диагностик тест 23.11.2015

-
Толерантлык дәресе 20.11.2015

-
Өлкән сыйныф укучыларының җыелышы 11.11.2015

Бүген Балалар иҗаты йортында Өлкән сыйныф укучыларының 2015-2016 нчы уку елына беренче утырышы булды. Барлык мәктәпләрдән дә Укучылар оешмасы рәисләре килде,алар үзләрен төрле бәйгеләр ярдәмендә Лидерлыкта сынадылар.Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Р.Р. катнашты .
-
Ата-аналар җыелышы 10.11.2015

Бүген мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. 9 нчы сыйныф җитәкчесе Фатхуллина М.Ф."Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү" исеме астында чыгыш ясады.Ата-аналар 1 чирек нәтиҗәләре, алдагы чиреккә укыту-тәрбия бурычлары белән таныштырылды.Ашханәдә туклану,дәресләрне калдырмау турында положениеләр белән таныштырылды.
-
Көзге каникул 30.10.2015

Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән көзге каникул алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан тәрбия сәгате үткәрде.
-
Бердәм дәрес:Интернетта куркынычсызлык 28.10.2015

27.10.16-30.10.16 вакыт аралыгында "Интернет челтәрендә куркынычсызлыклар" Бердәм дәресе үтте. Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Укучыларга “Зыян китерә торган программалардан саклау”, “Социаль челтәрләрдә аккаунтлар куркынычсызлыгы”, “Онлайн-түләүләр үткәрүдә куркынчсызлык”кебек темаларга дәрес үткәрелде Шулай ук укучыларның балар һәм яшүсмерләр өчен цифрлы грамоталылык буенча Халыкара “Сетевичок-2016” квестында катнашуы оештырылды.
-
Без-"Тамчы шоу" да . 26.10.2015

Бүген, 26 нчы октябрь көнне мәктәбебез укучылары Әхмәтшина Рәйнә , Әхмәтшина Ләйлә һәм Насыйбуллина Әлфинә кабат Татарстан-Яңа гасыр телерадиокомпаниясе үткәрүче "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар.Бу юлы Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбеннән килгән "Казансу" командасы белән ярышып, 23:33 исәбе белән җиңү яуладылар.Укучыларны әлеге тапшыруга мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы әзерләде.Афәрин, кызлар,булдырдыгыз!
-
Бозда сак бул! 22.10.2015

ОП Салман янгын бүлеге хезмәткәре Хәлиуллин Р.Р. укучылар белән Көзге каникул алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан "Бозда сак бул" исеме астында чара үткәрде. Аның бозда үтисе куркынычсызлык кагыйдәләре һәм бәлага тарыган кешегә ярдәм итү ысуллары турында сөйләгәннәрен укучылар кызыксынып тыңлады.
-
Укучыларга мәдәни көндәлек тапшыру 21.10.2015















