Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Чираттагы педсовет 30.12.2014

"Укучыларның шәхес һәм иҗади потенциалын үстерү буенча алдынгы эш алымнарын, яңа укыту технологияләрен куллану " исеме астында чираттагы педсовет үтте.
-
Әфган сугышына 35 ел 26.12.2014

Мәктәптә “Әфган сугышына 35 ел” исеме астында тәрбия сәгате үтте. 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерүе, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртүе турында авылыбыз китапханәчесе Гарипова Гөлнур Солтановна бик тәэсирле итеп укучыларга сөйләде һәм сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын-газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирларны онытмаска өндәде.
-
Яңа елны каршылыйбыз! 23.12.2014

20 декабрьдан Яңа елга әзерлек башланды. Укучылар мәктәп ишегалдында кардан сыннар ясадылар, сыйныфларын матур итеп бизәделәр
-
9 нчы сыйныфта татар теленнән диагностик тест
17.12.2014
17 нче декабрьдә мәктәптә 9 нчы сыйныфта татар теленнән диагностик тест үткәрелде.
-
Янгын куркынычсызлыгы 09.12.2014

Салман янгын сүндерү бүлеге командиры Хәлиуллин Р.Р. укучылар белән Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлы буенча әңгәмә үткәрде.Укучыларга памятка таратылды.
-
Россиядә код сәгате 04.12.2014

Бүген мәктәптә "Россиядә код сәгате" акциясе кысасында чара үтте.Мәгълүмати технологияләргә карата укучыларга кызыксындыру максатыннан информатика укытучысы Хәлиуллина Р.Г. видеофильм тәкъдим итте.Соңыннан укучылар төрле уеннар нигезендә үзләренең беренче кодларын төзеделәр.
-
Билгесез Солдат көне 03.12.2014

Бүген мәктәптә Билгесез Солдат көне үтте. Иске Салман авылы китапханәчесе Гарипова Гөлнур Солтан кызы укучылар белән тирән эчтәлекле тәрбияви чара үткәрде.Ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Вафин Мәхмүт Вафа улы турында сөйләп үтте.
-
Аналар көне 29.11.2014

Мәктәптә Аналар көне билгеләп үтелде.Укучылар әниләргә багышлап газеталар чыгардылар,рәсем ясадылар һәм концерт күрсәттеләр.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Cәламәтлек көне 28.11.2014

Бүген мәктәптә “Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак - спорт” акциясе планы буенча укучылар баскетбол беренчелегенә ярыштылар.
-
“Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак - спорт” акциясе 24.11.2014

“Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак спорт” акциясе безнең мәктәптә киң колач алды. Акция кысаларында мәктәп күләмендә бик күп төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф һәм урта сыйныф укучылары “Спорт-ул сәламәтлек” темасына рәсемнәр ясадылар, урта сыйныф укучылары “Спорт-начар гадәтләргә каршы” темасына язылган иншалар конкурсында катнаштылар,тәрбия сәгатьләрендә “Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел”, “Саулыкта яшик әле!”, “Сәламәтлекнең дошманы” һәм башка темаларга әңгәмәләр үткәрелде; медицина хезмәткәре Вафина Ә.Т. белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучыларын спортка җәлеп итү максатында башлангыч сыйныфлар өчен “Сәламәтлек аланы”, урта сыйныфта спорт бәйрәме үткәрелде.Һәр бала үзе теләгән спорт төрендә көчен сынап карады,көчлелектә,җитезлектә ярышты.














