МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422357, Республика Татарстан, Апастовский район, с.Старый Юмралы, ул. Акберова, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-763-32-15 |
| E-Mail: | ilfatgabitov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Староюмралинский детский сад "Сандугач" |
| Руководитель: | Габитова Савия Габдельхаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Күңелле балачак 18.06.2018

Машина белән уйнарга яратам мин яратам....
-
1 июнь- Балаларны яклау көне
01.06.2018
Балаларны яклау көнендә Сабантуй мәйданында балалар өчен төрле милли уеннар оештырдык. Бу уеннарда барлык балалар да бик теләп катнашты. Җиңүче балалар бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Бакча белән саубуллашу коне 31.05.2018

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче 5 егетне мәктәпкә озаттык. Бу бәйрәмгә әти-әниләрне, башлангыч сыйныф укытучыларын чакырдык. Балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, өйрәнгән җырларны җырладылар, биеделәр. Тәрбияче апалары хәзерләгән табышмакларга, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Мәктәптә дә балалар бик тырышып укырлар дип ышанып калабыз.
-
Юл билгеләре бн танышу 16.05.2018

Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Бакча килгәндә нинди юл кагыйдәләрен, билгеләрен белергә кирәклеге турында әңгәмә уткәрү. Тема буенча рәсемнәр карадык.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 09.05.2018

Мәктәпкә баручы балалар белән "Үлемсез полк"та катнаштык. Мәдәният йорты каршында узган митингта булдык.
-
Шигырь бәйрәмендә катнаштык. 26.04.2018

"Салават күпере" бакчасында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган шигырь бәйрәме узды. Без дә Хусаинов Рамин белән бәйрәмдә катнаштык. "Шүрәле" әкиятен рус телендә сөйләп Рамин икенче урынга лаек булды. Афәрин! Булдырдың Рамин!
-
"Без - Тукай оныклары"
20.04.2018
Тиздән Бөек шагыйребез Габулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан без балалар белән аның шигырьләрен, экиятләрен укыдык. Яттан шигырьләр сөйләргә өйрәндек. "Су анасы" экиятен рольләргә бүлеп уйнадык. Әти-әниләр ярдәме белән рәсем күргәзмәсе оештырдык.
-
Тәтештә семинарда булдык 29.03.2018

Без бүген Тәтеш шәһәренең "Сказка" балалар бакчасында узган " Экология фестивальдә катнаштык. Мин " Туган ңиребезне саклыйк!" дип аталган стен-доклад белән чыгыш ясадым. Анда шулай ук бик куп мастер класслар күрсәтелде. Башка районнардан килгән тәрбиячеләрнең дә эш - үрнәкләре каралды.
-
"Әнием- якты кояшым син!" 05.03.2018

Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы балалары Әниләрне, дәү әниләрне, апаларны котлап Иске Йомралы мәдәният йортында матур бәйрәм күрсәттеләр. Без барлык хатын- кызларны котлап матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, дәртле биюләр биедек. Бәйрәм ботен кешегә дә бик ошады.
-
"Чаңгы юлы 2018" 10.02.2018

Апаста узган "Чаңгы юлы 2018" дә катнаштык.



