МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422357, Республика Татарстан, Апастовский район, с.Старый Юмралы, ул. Акберова, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-763-32-15 |
| E-Mail: | ilfatgabitov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Староюмралинский детский сад "Сандугач" |
| Руководитель: | Габитова Савия Габдельхаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Созвездия- йолдызлык" фестивале 08.02.2018

Бакчабызда тәрбияләнүче Хусаиов Рамин белән "Созвездия" нең сайлап алу турында катнаштык. Рамин үзен бик оста алып баручы итеп күрсәтте.
-
"Юл билгеләре бездә кунакта" 02.02.2018

Балалар белән юл билгеләре турында белемнәрне тагын да ныгыттык. Светофор турында шигырьләр өйрәндек. Транспорт турындагы табышмакларга җаваплар таптык.
-
"Воспитатель года 2018" 26.01.2018

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында узган "Воспитатель года 2018" дә катнаштык. Анда тәрбияче мәктәпкә хәзерле төркемендә "Агачлар дөньясында" дип аталган эшчәнлек күрсәтте. Экологик тәрбия буенча тәҗрибә уртаклашты. Жюри безгә "Иң яхшы педагогик тәҗрибә" дигән исем бирде.
-
Кышкы агачлар белән танышу. 15.01.2018

Бакча тирәсендә үсеп утырган агачлар белән таныштык. Рамин аларны кочаклап "Хәлләрен" дә сорады. Агачлар да ничектер эчтән генә уз телләрендә сөйләшәләр кебек ди ул. Кыш көне дә агачларның ничек үсүләре турында белдек.
-
"Хуш киләсең Яңа ел!" 30.12.2017

Балаларның иң яратып, көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булган Яңа ел бәйрәмен бакчабызда үткәрдек. Кунакка инде әлбәттә бик күп кунаклар белән бергә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Балалар бүген бөтен белгән һөнәрләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр, матур сүз сөйләделәр. Кыш бабай балаларга үзенең алып килгән бүләкләрен биреп сөендерде.
-
Буадан җиңү алып кайттык 14.12.2017

14 декабрь конне, балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Рамин белән Буа шәһәренең, АБВГДЕЙКа балалар бакчасында узган “Нәни эзләнүчеләрнең беренче адымнары ” дип аталган фәнни- гамәли, зонаара конференциядә катнаштык. Бу конференция узып баручы “Эколия елы”на багышланып, 2 турга бүленгән иде. Беренче турга без шул темага багышлап бик күп мәгьлумат туплап проект ясап җибәрдек. Икенче турга узып, конкурска чакыру алгач, агачлар турында презентация хәзерләдек, агачтан кул эшләре ясап бардык. Конференциядә тирә –як районнардан килгән 20 бала катнашты. Аларның һәрберсенең чыгышын жюри карап бәяләде. Рамин уз чыгышында: туган ягыбызда үскән агачлар, көнкүрештә агачтан ясалган әйберләр турында, урманга беренче сәяхәте, анда агчлар белән танышуы, аларның ел фасылларына карап ничек үзгәрүләре, агачларның ничә яшькә кадәр яшәүләре турында бик матур итеп сөйләде. Тема буенча балалар бакчасында өйрәнгән русча – татарча җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп күрсәтте. Раминның чыгышын барлык катнашучылар да, жюри да бик ошатты, югары бәяләде. Барлык катнашучылар арасыннан Беренче урынга лаек булдык.
-
"Туган җиребез табигатен саклыйбыз" фестивалендә катнаштык. 11.12.2017

Апас "Кояшкай" балалар бакчасында "Туган җиребез табигатен саклыйбыз" дигән исем астында республикакүләм экологик фестиваль утте. Биредә КФУ укытучысы Резеда Шаехова, Кайбыч. Тәтеш, Кама Тамагы. Буа тәрбиячеләре катнашты. Без, экология өлкәсендә алып барылган эшләребезне күрсәткән кургәзмә -стенд белән катнаштык. Балаларда тәрбия, белем бирү белән беррәттән табигатебезгэ карата да ярату хисе, хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү безнең бурыч булып тора.
-
Бакчабызга "Кар бабай белән кар кызы" килде. 05.12.2017

Бакчабызның бик матур урынына бүген кар бабай, кар кызы, эт, чыршы, куян сыннарын ясап куйдык. Алар безгә тиздән Яна ел җитәсен хәбәр итеп торалар. Сыннар балаларга да бик ошады.
-
Тәтештә зонаара семинарда катнаштык 30.11.2017

-
"Әнием - якты кояшым!"
27.11.2017
Бүген без Балалар белән әниләр көненә багышлап, Әниләребезгә "Әнием - якты кояшым!" дип аталган эшчәнлек күрсәттек. Әниләргә багышлап матур сүзләр сөйләдек, әниләр турында матур әңгәмә үткәрдек. Эшчәнлек ахырында әниләребез өчен матур чәчәкләр ясадык. Үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләр әниләргә бик ошады



