МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422357, Республика Татарстан, Апастовский район, с.Старый Юмралы, ул. Акберова, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-763-32-15 |
| E-Mail: | ilfatgabitov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Староюмралинский детский сад "Сандугач" |
| Руководитель: | Габитова Савия Габдельхаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Тәрбиячеләр семинары 03.11.2017

Безнең бакчабызда район тәрбиячеләренең чиратты семинары булып узды. Ул "Балалар бакчасында экологик тәрбия" дигән темага багышланган иде. Бакча балалары экология темасы буенча эшчәнлек күрсәттеләр. Анда алар "Татарстанның Кызыл китабы" белән таныштылар. Югалып баручы бик күп җәнлекләр, кошлар. балыклар, бөҗәкләр турында белделәр. Киңәшмә тәрбиячеләрнең чыгышлары белән дәвам итте. Узләрен борчыган куп кенә сорауларга да җаваплар алынды.
-
"Уңыш бәйрәме" 28.10.2017

Бүген бакчабызда Әниләр белән көзге уңыш бәйрәмен үткәрдек. Балалар зур түземсезлек белән бәйрәм буласы көнне көттеләр. Чөнки алар өйдә көзге байлыктан кул эшләре ясап килергә тиеш иделәр. Әниләр дә, балалар да бик тырышканнар, барлысы да бик актив катнаштылар. Бакча коллективы күргәзмәгә зур бәя бирде. Рәхмәт белдерде. Бәйрәм балаларның җыр - биюләре, матур сүзләре белән дәвам итте.
-
Туган якка көз килде 19.10.2017

Көзге табигать, нинди матур ул. Бөтен җир сары буяга буялган. Каеннар да сары шәл ябынганнар, куаклар да төрле төскә кергәннәр. Кырлар да бушап калган, бакчаларда уңышлар да күптән җыелган. Кошлар да җылы якларга киткәннәр. Без дә тирә -яктагы матурлыкка сокланып утырдык бүген.
-
Өлкәннәр бездә кунакта 10.10.2017

Бакчабызга без биредә эшләп, лаеклы ялга киткән өлкән апаларыбызны кунакка чакырдык. Алар бакча тормышы белән таныштылар, балалар хәзерләгән җыр-биюләр, матур сүзләр тыңладылар. Апалар Хәзер бакчада тәрбияләнүче бик күп балаларның әти- әниләрен, апаларын, абыйларын тәрбияләүләрен дә әйттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Минем тату гаиләм" конкурсы 03.10.2017

"Ләйсән" балалар бакчасында республикакүләм семинар булды.Ул балаларга кече яшьтән гаилә төшенчәсен аңлатуга багышланган иде.Биредә тәрбиячеләр "Минем тату гаиләм" дигән конкурста катнаштылар. Алар гаилә темасына үз куллары белән ясалган күргәзмә оештырдылар. Без әлеге конкурста 1 урынга лаек булдык.
-
Форпост отряды белән очрашу 28.09.2017

Бүген без мәктәбебезнең Форпост отряды белән очраштык. Укучылар балаларны үзләре белән таныштырдылар. Мәктәптәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Патриотик темага әңгәмә үткәрделәр. "Нәрсә ул туган ил?", Безнең Ватаныбыз нинди?" дигән сорауларга матур итеп җавап бирделәр.
-
"Мәрхәмәтлелек акциясе" 20.09.2017

Бездә кунакта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары булды. Алар үзләре ясаган матур көзге яфракларны балалар бакчасы балаларына бүләк иттеләр. Көзге үзгәрешләр турында сөйләделәр. Көз турында матур җыр җырладылар.
-
Бакчада сары яфраклар җыйдык 14.09.2017

Үтте - китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
-
Көзге бакчада 04.09.2017

Балалар белән көзге бакчаның матурлыгын күзәттек. Миләш куагы белән таныштык. Аның файдалы үзлекләрен санадык. Миләш җимешләрен тәмле чәй эчәргэ һәм муенса ясарга дип җыйдык.
-
Безнең уңышлар 19.08.2017

Экология елы уңаеннан балалар бакчалары тәрбиячеләре панно ясап, кургәзмәдә катнаштылар. Безнең эшебез дә югары бәяләнде һәм икенче урынга лаек булды.



