Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Әкиятләр көне” 14.06.2018

Бүген лагерьда “Әкиятләр көне”. “Әкияттә кунакта” интеллектуаль уены үткәрелде. “Гөлләрем” һәм “Сандугач” отрядлары үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне сәхнәләштерделәр. “Минем яраткан әкиятем” темасына рәсем ясадылар һәм урыннар билгеләнде. Укучылар көннең ничек үтүен смайликлар ярдәмендә билгеләделәр.
-
Талантлар көне 13.06.2018

Лагерьда бүгенге көнебез “Талантлар “ көне итеп уздырылды. Һәр ике отрядта да балалар “Алло, без талантлар эзлибез” исеме астында лагерьда уздырылачак сабантуй бәйрәменә концерт програмасы әзерләделәр. Яңа биюләр, җырлар өйрәнделәр. Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадылар. Өйләргә таралыр алдыннан смайликлар ярдәмендә көннең ничек узганын билгеләделәр
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2018

Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан күп кенә чаралар уздырылды.Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. Әңгәмәләр уздырдык, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык, спорт мәйданчыгында флешмоб биедек . Төшке аштан соң туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
“Экология көне” 11.06.2018

Лагерьның бүген сигезенче көне күңелле генә үтеп китте.Лагерьга укучылар бик теләп йөриләр. Бүген бездә “Экология көне”. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан соң табигатькә мавыктыргыч сәяхәткә чыктык. Яшь экологлар буларак табигать серләрен өйрәндек. Өйрәнгән белемнәребезне “Серле дөнья” темасы астында үткәрелгән викторинада күрсэттек.
-
Дуслык көне 10.06.2018

Бүген лагерьда Дуслык көне булды. “Хәзинә эзләү” уены балалар өчен бик күңелле үтте. Һәр отряд хәзинә эзләүдә бердәм, дус булып эш алып барды. Көннең икенче яртысында төсле кәгазьдән поделкалар ясадылар. Ясаган гөмбәләр бик матур килеп чыкты. Иң матур гөмбәне Валиуллин Айназ ясады.
-
“Спорт көне” 09.06.2018

Буген лагерьда “Спорт көне” үтте. “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә үткәрдек. Укучыларны спорт тарихы белән таныштыр дык.Спотттагы яналыклар турында сөйләштек. Уеннар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.Күнелле эстафета уеннары балаларга бик ошады.Алар җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар. Көндәлек эшкә йомгак ясап , “Көн ничек узды” почмагын билгеләделәр
-
Табигать көне. 08.06.2018

Лагерьда бүген табигать көне үтте. «Табигатьне саклау –һәркемнең изге бурычы» дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Урманнарны, кошларны, чишмәләрне саклау турында сөйләштеләр , табышмаклар чиштеләр, экологик уеннар уйнадылар. Соңыннан 2 отряд арасында викторина үткәрелде. «Гөлләрем» отряды җиңүче булды. Көннең икенче яртысында хайваннар турында мультфильмнар карадылар. Көн күңелле үтте.
-
4 нче көн - “Җәй” көне 07.06.2018

Лагерьда 4 нче көн “Җәй” темасы астында узды. Балалар тагын бер кат эссе кагудан саклану кагыйдәләре белән таныштылар, кояшта кызыну серләренә төшенделәр. Җәй турында шигырьләр укыдылар, сөйләделәр. Табышмакларга җаваплар таптылар. “Кояшлы балачак” җырын өйрәнә башладылар. Җәйге табигатькә экскурсия балаларга бигрәк тә ошады.
-
Лагерьның 3 нче көне - Отряд көне 06.06.2018

Көнебез иртәнге зарядка һәм линейка белән башланды. Иртәнге аштан соң “Отряд көне” башланып китте. Һәр отрядның җырын, девизын, речёвкасын кабатладылар. Вазыйфалар бүлешү булды. “Гөлләрем” һәм “Сандугач” командалары үзләренең отряд урыннарын ясадылар. Көндезге аштан соң саф һавада спорт уеннары, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көндәлек эшкә йомгак ясап, “Көн ничек узды?” почмагын билгеләделәр.
-
Китапханә көне 05.06.2018

Бүген лагерьда китап көне үткәрелде. Балалар авыл һәм мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәче Сабитова Талия апалары белән берлектә татар халык әкиятләренә күзәтү ясадылар, Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.













