Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Шәфкатьлелек бизи кешене” 12.03.2018

Акчишмә башлангыч мәктәбендә Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында мөмкинлекләре чикле укучыбыз Галәветдинов Р янында “Шәфкатьлелек бизи кешене” исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Дәрес барышында өлкәннәрнең бүгенге матур, тыныч, бәхетле тормышыбызга керткән өлешләре турында сөйләшенде, аларның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары, авыр, ач-ялангач балачаклары турында әйтелде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, презентация буенча төрле ситуциядән чыгу юлларын эзләделәр. Укучылар үзләре өчен олыларны, мөмкинлекләре чикле кешеләрне хөрмәт итәргә, кешелекле, шәфкатьле булырга, кулдан килгәнчә өлкәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә 12.03.2018

Бүген Акчишмә башлангыч мәктәбендә Нигъмәтуллин М.К. белән очрашу булды. Ул балаларга террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләде, балаларны тәртипле булырга, юлда йөрү, мәктәп кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде.
-
ГТО 12.03.2018

10 нчы март көнне Арчада ГТО нормаларын тапшыру буенча зур гаилә ярышлары булды. Анда район мәктәпләреннән 16 гаилә катнашты. Безнең мәктәптән Шакировлар гаиләсе катнашты һәм “Җиңел атлетика буенча иң яхшылар” номинациясендә җиңү яулады.
Хөрмәтле Шакировлар гаиләсе! Район, мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, спорт чараларында, җәмәгатьчелек эшендә актив катнашуыгыз, ирешелгән уңышларыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә!
Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.
-
Милли көрәш буенча ярыш 10.03.2018

10 мартта Шушмабаш урта мәктәбендә “ Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин призына 2006 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге малайлар арасында милли көрәш буенча ярыш узды. Анда 70 тән артык яшь спортчы катнашты. Мәктәбебез командасы 2 нче урынны яулады. Яшь көрәшчеләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез!
-
“Балалы солянка” 09.03.2018

Менә күптәннән көткән яз бәйрәме - 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне дә җитте. Мәктәбебездә берсеннән -берсе матур чаралар үткәрелде.
Чираттагысы 7 март кичендә Ашытбаш мәдәният йортында “Балалы солянка” дип аталган иҗат концерты булды. Менә өченче ел рәттән Абдуллаҗанова Г Г җитәкләгән бию түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗат җимешләрен күрәбез. Чыннан да? «җимешләр» бик татлы, матурлар. Бу кичтә сәхнә төрле , дәртле биюләрдән гөр килеп торды. Барысы алтмыштан артык бала катнашты.Ничек шулкадәр биюне истә калдырып бетергәннәрдер! Барысы да үзенчә матур, зәвыклы. Биюләр әниләрнең моңлы җырлары белән үрелеп барды.
Киләчәктә дә Г. Гарәфетдин кызына, укучыларыбызга, әниләребезгә зурдан-зур уңышлар, гаилә бәхете, тазалык-тынычлык телибез!
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Әткәй-әнкәй пар канатым" исеме астында гаилә бәйрәме үткәрелде. 07.03.2018

Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Әткәй-әнкәй пар канатым" исеме астында гаилә бәйрәме үткәрелде. Балалар әти-әниләренә, әбиләренә кулдан ясалган бүләкләрен , матур җырларын, эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.
-
“Иң кадерлем-әнием” 07.03.2018

7 март көнне башлангыч класс укучылары әниләр, дәү әниләр, әбиләр өчен “Иң кадерлем-әнием” кичәсе үткәрделәр. Кичәдә аларга үзләренең матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен, кулдан ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. Кичәнең икенче өлешендә әниләр белән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә әниләр балаларга үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
“Гаиләм – минем хәзинәм ” 06.03.2018

Белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
6 нчы март көнне мәктәптә “Гаиләм – минем хәзинәм ” дигән бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә 5-7 класс укучыларының әти -әниләре катнашты. Әти –әниләр, укучылар өч командага бүленеп көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр.Бәйрәмнән һәр кеше күтәренке күңел белән таралышты
-
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә ихлас котлауларыбызны кабул итегез. 06.03.2018

-
Большие семейные Игры -"ГТО всей семьей" 03.03.2018

3 марта в нашей школе проводились Большие семейные Игры -"ГТО всей семьей"













