Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
“Батырлык дәресе” 09.12.2017

Бүген 5-7 сыйныфларда Ватан геройлары көненә багышлап “Батырлык дәресе” сыйныф сәгате уздырылды.
Укучылар Арча ягының горурлыгы булган якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы геройларының фидакарь батырлыклары турында сөйләштеләр, тормыш юллары белән таныштылар. Видео язмалар карадылар , батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмаслар
-
Аздан гына да күңел була.
07.12.2017
Бүген 9нчы класс укучылары өйдә белем алучы классташлары Гәләветдинов Р. янында булдылар. Аңа үзләренең күчтәнәчләрен тапшырдылар.Азга гына булса да аңа мәктәп сулышы өрергә теләделәр. Мәктәптәге яңалыклар, имтиханнарга әзерләнүләре турында сөйләделәр, үзләре чыгарган газета белән таныштырдылар, аның белән бергә өстәл уеннары уйнадылар.
-
Имтиханга әзерләнәбез. 06.12.2017

Төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру максатыннан укучылар белән даими эш алып барыла: консультацияләрдә катлаулы биремнәр чишелә, ата-аналар ачык дәресләргә чакырыла, сынау имтиханнары үткәрелә. Бүгенге сынау имтиханында 9 нчы сыйныф укучылары сайланма фәннәрдән (география, рус әдәбияты) белемнәрен барладылар
-
Истәлекле чара 05.12.2017

1-10 декабрь – Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. 3декабрь –Халыкара инвалидлар көне. Әлеге уңайдан 9нчы сыйныф укучылары классташлары Хәбибуллина Х. катнашында “Язмышларга буйсынмас җан” исеме астында истәлекле чара үткәрделәр.
-
Канатлы дусларыбыз! 04.12.2017

Орнитологлар белдергәнчә ,кышын 70 процентка кадәр кошлар үлә.Салкыннан гына түгел ,ачлыктан да.
Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга булышу — алар өчен җимлек булдыру, ашатып тору һәм ярдәм итү максаты белән 5 нче сыйныф укучылары, мәктәп территориясенә җимлекләр куйдылар.
-
Акция "Количество зависит только от тебя ". 03.12.2017

3 декабря участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» МБОУ» Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая» организовали и провели акцию "Количество зависит только от тебя ".
Цель акции:
Формирование у подрастающего поколения потребности в здоровом образе жизни, нравственности, морально устойчивой позиции в обществе.
Участники проекта провели опрос по профилактике ВИЧ –инфекции, завязывали красную ленту — международный символ солидарности с ВИЧ-инфицированными людьми , вручали памятку о ВИЧ инфекции и способах сохранения своего здоровья.
-
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә 02.12.2017

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә Сабирҗанова Х. Ф. һәм Гарифуллина Ф. Р. литературное чтение һәм математика фәннәреннән ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәрескә Г. Тукай исемендәге Ашытбаш гомуми белем мәктәбе директоры Кавиева Р.Р. , укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрипова Р.Ф. һәм башлангыч класс укытучылары чакырылды. Дәресләр ФГОС таләпләренә туры китерелеп, Сингапур структурасы элементлары кулланып үткәрелде. Балалар дәрестә бик актив катнаштылар, бик күп эш алымнары кулланылды.
-
“Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале 01.12.2017

29 ноябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең зона ярышы уздырылды. Фестивальдә мәктәбебезнең “Яшь йолдызлар” театр коллективы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап зона лауреаты дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне 01.12.2017

Бүген 11 нче класс укучылары БДИга әзерлек максатыннан математика һәм рус теле фәннәре буенча әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтте. Дәрес вакытында әти-әниләр үзләре дә имтихан эшенең кайбер биремнәрен чишеп карадылар. Дәресләрдән соң укытучылар имтихан биремнәренең эчтәлеге,билге куелу критерийлары белән тагын бер кат таныштырып киттеләр.Укучыларның эшчәнлеген күрсәтеп,кайсы темаларга басым ясарга кирәклеген әйтеп үттеләр. Сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырдылар
-
“ Укучылар гына түгел- без хәзер Карлыгачлар!” 01.12.2017

Бүген бездә зур тантана
Елмаю йөзебездә
Карлыгачлар – булабыз,
Без бүген һәммәбез дә
Бүген мәктәптә “ Укучылар гына түгел- без хәзер Карлыгачлар!” исеме астында бәйрәм уздырылды. Мәктәбебезнең “Карлыгачлар” оешмасы тагын 9 укучыга артты













