Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Котлыйбыз! 27.12.2017

Бүген мәктәбебезнең профсоюз оешмасы членнары Шурабаш төп гомуми белем мәктәбендә уздырылган шашка-шахмат буенча зона ярышларында катнашты. Шашка буенча хатын-кызлар арасында 1 нче урынны алган математика укытучысы Г.Ә.Сәлимҗанованы һәм ир-атлар арасында 3 нче урынны алган физика укытучысы С.Р.Шәйхетдиновны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
Район башлыгы белән очрашу 26.12.2017

Бүген Арча шәһәре мәдәният йортында район башлыгы И.Г.Нуриев сәләтле балалар белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу очрашуда мәктәбебезнең 10 нчы класс укучысы А.Сәлимҗанова да катнашты.
-
Чыршы янында җырлы-биюле уеннар. 26.12.2017

26 нчы декабрь көнне башлангыч класс укучылары өчен чыршы янында күңелле уеннар оештырылды. Укучылар уеннарда бик актив катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан чыршы тирәли җырладылар, биеделәр.
-
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучылар! 25.12.2017

Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа 2018 нче ел белән котлыйбыз! Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә , укуыгызда яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
-
Яңа елга әзерлек буенча нәтиҗә ясалды, урыннар билгеләнде. 25.12.2017

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
-
“Туган телем – иркә гөлем” 25.12.2017

Бүген, 25 нче декабрьдә, башлангыч класс укучылары “Туган телем – иркә гөлем” темасына кичә үткәрделәр. Кичәдә укучылар туган тел турында мәкальләр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, башваткычлар чиштеләр
-
Яңа ел бәйрәме - үзенең тылсымы, могҗизалары һәм бүләкләре белән аерылып тора торган бәйрәм ул. 24.12.2017

“Менә , Рәмизә кызым, Сезнең коллективны бәйрәм белән котлап, мәчет бабайлары исеменнән , балаларны күчтәнәчләр белән сөендерик дип кердек әле “,-диде Рифат абый, елмаеп.
Сездәге сабырлык, тормышка мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәммәбез өчен үрнәк. Сезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, тыныч тормыш, бәхетле картлык, муллык телибез. Мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Балаларны сөендергән өчен Ходай тәгалә үзегезне сөендерсен, һәр эшләгән изгелегегез үзегезгә изгелек булып әйләнеп кайтсын.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017

23 нче декабрь көнне, безнең мәктәбебездэ башлангыч класс укучыларының яңа ел бәйрәме булып узды.Түрдә күз явын алып җем- җем җемелдәп чыршы утыра. Мәдәният йорты халык белән тулы. Барысы да бәйрәм башланганны көтә. Бәйрәмебезне мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде. Безне Яңа ел белән котлап бүләкләр өләште.. Бүләкләр бик күп иде: уку алдынгыларына, конкурста җиңүчеләргә дә, тырыш һәм уңганнарга да. Авылыбыз мәчетендәге өлкәнннәр дә балаларыбызны котлап бүләкләр өләштеләр Аннан соң яңа ел могҗизалары дәвам итте. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килде, әкият геройлары да бәйрәмгә кушылды.Котлаулар да бүләк тә күп булды. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уйнадылар, көлделәр. Рәхәтләнеп ял иттеләр.
Балаларны алда Яңа ел һәм күңелле каникуллар көтә!.
-
“ Кар кызы бәйрәмгә чакыра” 23.12.2017

Ап-ак кардан атлыйк бергә,
Салыйк җирдә яңа юл.
Ак шатлыклар, ак бәхетләр
Алып килсен Яңа ел.
23 нче декабрьдә Ашытбаш мәдәният йортында 5- 7 класс укучылары “ Кар кызы бәйрәмгә чакыра” дигән әкият тамаша күрсәттеләр.
-
«Могҗиза бүләк ит» акциясе 21.12.2017

Мәктәбебезнең мөстәкыйль балалар группасы 21 нче декабрь көнне “ Могҗиза бүләк ит” ( “ Подари чудо” ) акциясен уздырдылар. Алар өйдә белем алучы Рәмис янына бардылар.













