Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә. 23.11.2017

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль туры дәвам итә. Шушы уңайдан мәктәп күләмендә олимпиадалар үткәрелде, җиңүчеләр ачыкланды. Мәктәп турында җиңгән сәләтле укучылар район туры олимпиадаларында катнашуларын дәвам итәләр. Бүген укучыларыбыз математика фәне буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
“Әниемә бүләккә” 22.11.2017

Бүген башлангыч класслар укытучысы Ибраһимова Л.Ф. 4 нче класс укучылары белән “Әниемә бүләккә” темасына ачык дәрестән тыш эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек барышында укучылар бүләк сайлау серләренә төшенделәр, шулай да иң кадерле бүләк - кулдан эшләнгән әйберләр булуын әйттеләр. Төсле кәгазьне төрле юллар белән эшкәртеп, вазага чәчәкләр ясадылар. Бүләк бик матур килеп чыкты. Һәркем үз эшеннән канәгать калды.
-
Вакытлы матбугат 22.11.2017

Вакытлы матбугатка язылу төгәлләнеп килә. Шул уңайдан бүген мәктәптә матбугат көне үтте. Укытучылар методик журналларга, газеталарга язылса, укучылар балалар өчен чыга торган басмаларны сайлады. "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын барлык укытучылар алачак. Районыбыз яңалыкларын чагылдырып баручы "Арча хәбәрләре" нең саны да җитәрлек булды. Укучыларыбыз яратып укый торган "Ялкын", "Салават күпере", "Көмеш кыңгырау" басмаларына да күп язылдык.
-
Котлыйбыз! 21.11.2017

20 нче ноябрь көнне Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә спартакиада кысаларында мәктәп башлангыч профсоюз оешмалары арасында ату һәм дартс буенча ярышлар уздырылды. Бу ярышларда безнең мәктәп профсоюз членнары да актив катнашты. Дартс буенча беренче урынга лаек булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Хисамиеваны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
“Кызыклы грамматика” кичәсе 20.11.2017

Бүген Ибраһимова Л.Ф. башлангыч класслар атналыгы кысаларында 4 нче класс укучылары белән “Кызыклы грамматика” кичәсе үткәрде. Укучылар әкият буенча сәяхәт итеп, төрле кызыклы биремнәр чиштеләр. Парлы сүзләр төзү, табышмаклар чишү, сүзләр уйлау, артык сүзне билгеләү, ребуслар төзү укучыларга бигрәк тә ошады.
-
"Дус сыйныф серләре" 17.11.2017

17 ноябрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә республика күләмендә уздырылган “Дус сыйныф серләре” конкурсының район турында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Дус сыйныф серләре” 15.11.2017

Республикакүләм “Дус сыйныф серләре” ата-аналар комитеты бәйгесенең мәктәп турына йомгак ясалды. 1 нче урынны 6 нчы сыйныф яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, район турында да зур уңышлар телибез!
-
Диагностическое тестирование по английскому языку 14.11.2017

14 ноября проведено диагностическое тестирование по английскому языку среди учащихся 4, 6, 8 классов.
-
“Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын кайгыртып” дигән тема астында гомуми ата-аналар җыелышы 14.11.2017

“Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын кайгыртып” дигән тема астында гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Фәйзуллин, Арча районы буенча өлкән инспектор Нигъматуллин М.К. , фельдшер Корбанова И.Х. катнашты. 1 чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды, эшләр планлаштырылды. Бәйгеләрдә җиңгән укучылар бүләкләнде. Ата-аналар комитеты ярышына йомгак ясалды.
-
”Сәламәт әни , сәламәт бала” 14.11.2017

14 ноябрь көнне “Мөстәкыйль балалар “ группасы ”Сәламәт әни,сәламәт бала” акциясе уздырдылар. Акциядә барлыгы 38 әни катнашты. Укучылар әниләрне сәламәт яшәү серләре белән таныштырдылар,буклетлар өләштеләр, якынлашып килүче “Әниләр бәйрәме” белән котладылар













