Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Бакчада 03.07.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Бүген укытучы Г.В.Шәйхетдинова җитәкчелегендә кәбестә төпләренә өелде.
-
Инде традициягә әйләнгән Дан аллеясында йолдызлар кабыну көнен чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен көтеп ала 03.07.2017

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. 29.06.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Кече яшьтән укучылар практик күнекмәләр алалар, хезмәткә өйрәнәләр. Эш план нигезендә алып барыла. Алдагы атнада укучылар дежур укытучы Гыйззәтуллина Г.Х. җитәкчелегендә кишер һәм чөгендер түтәлләрен сирәкләделәр, чүптән арындырдылар.
-
Изге Болгар җиренә сәяхәт 28.06.2017

Без, мәктәбебезнең укытучылар коллективы, пенсионер укытучылар, 28 июнь көнне бабаларыбыз яшәгән төбәккә, көчле һәм мәгърур Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә бардык. Рухыбыз үткәннәр белән тоташты. Халкыбыз, динебез һәм телебез турында уйландык. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар… Әйе, соңгы елларда борынгы Болгар җире яңарыш кичерә. Күп хатирәләрне үзләренә сеңдереп яткан хәрабәләр, халкыбызның үлмәс рухына булган һәйкәлләргә әверелеп яңарып, матураеп торып бастылар. Болгар музей-тыюлыгында кабат торгызылган Ак мәчет, Көньяк мавзолей, Төньяк мавзолей, Кече манара, Ак пулат, Кара пулат, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек, Габдрахман коесы, Рәбига күле янында йөрдек һәм халык хәтерендә сакланган риваятьләрне тыңладык, фоталарга төштек. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – диләр. Дөрес сүзләр. Халык хәтере булып яңарыш кичергән Изге Болгар җире һәркайсыбызга да бик якын, газиз шул. Сәяхәтебездән алган онытмаслык тәэсирләребезне сүзләр белән генә белдереп бетерерлек түгел. Сәяхәт бик матур һәм файдалы булды.
-
Чыгарылыш-2017 26.06.2017

25 июнь. Чыгарылыш кичәсе. Бәйрәмне мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары алтау гына булсалар да , уңышлары зур .Дүрт укучы алтын медаль иясе, өч егет ГТО ның алтын значогына ия. Олимпиада, конкурс, бәйгеләрдә җиңүләрен санап бетерергә бүгенге көн генә җитмәс , мөгаен. Чыгарылыш сыйныф укучыларын крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.И.Нуриев, Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Ф.Х.Файзуллин котлады. Алар үзләренең матур теләкләрен теләделәр, киңәшләрен бирделәр. Укучылар концерт номерлары аша мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Директор урынбасарлары, сыйныф житәкчесе , укытучылар , балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген 6 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыклары булып калыгыз. Уңышлар сезгә!
-
Сабантуй. 21.06.2017

Санаулы көннәр тиз үтә. Бүген, 21 июнь, лагерьның соңгы көне. Лагерьда бик күңелле бәйрәм – Сабантуй гөрләде. Балалар бик күп уеннар уйнадылар: капчык киеп чабу, кашык белән су ташу, чүлмәк вату... . Уеннар җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бәйрәмдә берәү дә бүләксез калмады. Лагерь балаларга бик ошады. Сау бул, лагерь!
-
« Будь здоровым! Танцуй!» 21.06.2017

20 июня участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» МБОУ « Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая» организовали и провели флэш – моб « Будь здоровым! Танцуй!»
-
“Салават күпере” лагереның егерменче көне 20.06.2017

Буген иртәнге тәмле ашларны ашаганнан сон “Туган ягым гөлләр иле“ дигән темага кичә-бәйге уткәрдек. Балалар чәчәкләрнең, дару уләннәренең файдалы үзлекләре белән, исемнәре белән таныштылар. Укучыларның чәчәкләр һәм дару үләннәренең кеше тормышындагы роле, медицинадагы әһәмияте турында белделәр. Чәчәкләрне,дару үләннәрен танырга өйрәнделәр. ”Җәйге чәчәкләр” темасына багышланган рәсемнәр ясадылар. Коннең икенче яртысында табигатькә чыгып файдалы дару үләннәрен җыйдылар. Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте
-
Су көне 18.06.2017

18 нче июнь лагерыбызда су көне итеп үткәрелде. “Су, су, тирә-якта су” темасына әңгәмә үткәрелде. Су буйларында, сулыкларда куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Бүген без “Нептун бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмдә су белән төрле уеннар уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Җир көне 17.06.2017














