Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныфларда класс җыелышы үткәрелде. 29.05.2017
29 май көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныфларда класс җыелышы үткәрелде. Класс җитәкчеләре укучыларны чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, җәйге каникул вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, махсус җурналга кул куелды. -
Кырлай музеена сәяхәт 29.05.2017

29 нчы май көнне башлангыч сыйныф укучылары Кырлай музей комплексында сәяхәттә булдылар. Укучылар Кәҗә белән Сарыкка ияреп урманга киттеләр һәм бүреләр янына килеп чыктылар. Шүрәле белән очрашып, аның биремнәрен үтәү дә укучылар өчен бик кызыклы булды. Ә су буенда аларны Су анасы көтеп утыра иде. Укучылар әкият геройлары белән очрашканнан соң музейда Г.Тукайның тормышы һәм иҗат юлы белән тирәнрәк таныштылар, үзләре кызыксынган сорауларга җавап та таптылар.
-
Күңелле сәяхәт 29.05.2017

29 май көнне 5,6 класс укучылары башкалабыз Казанга сәяхәт кылдылар. Алар “FUN 24” күңел ачу үзәгендә рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
- Информация для сдачи Государственной итоговой аттестации в 2017 году 28.05.2017
-
Котлыйбыз! 27.05.2017

27 нче май көнне Казан шәһәренең Пирамида залында республика олимпиадасы җиңүчеләрен , аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңү яулаган укучыларны һәм аларның остазларын ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттәхов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И. Вәлиев, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар котлады. Тантаналы чарада мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Г. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева М.Р. дипломнар белән бүләкләнде.
-
7 класс укучылары Хотня авылына походка бардылар 26.05.2017

26 май көнне 7 класс укучылары Хотня авылына походка бардылар. Андагы истәлекле урыннарны тагын бер тапкыр йөреп чыктылар. Петр һәм Павел чикәвендәге музейны карадылар. Изге чишмә суыннан пешерелгән поход ашы һәм чәй бик тәмле булды.
Иң истә калганы – велосипедларда бару һәм кайту булды. Өйгә кайтып җиткәндә барыбыз да арган, талчыккан, ләкин бик канәгать идек.
-
25 нче май көнне мәктәптә 11 нче сыйныфлар өчен «Соңгы кыңгырау» тантанасы булды. 25.05.2017

Әйе,бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә
-
Төп дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү.
25.05.2017
Һәрбер 9 нчы сыйныф укучысы имтиханнарны (рус теле, чит тел, рус әдәбиятыннан кала) ике телдә бирә ала. Татар телендә әзерләнү өчен материалларны түбәндәге адрестан алырга мөмкин: http://mon.tatarstan.ru/rus/demo.htm
-
Акция «Россия без табака! " 21.05.2017

20 мая участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» организовали и провели акцию «Россия без табака! ".
-
“Сто зеленых уголков” 19.05.2017

Мәктәбебез республикакүләм “Сто зеленых уголков” конкурсында җиңү яулады һәм агач-куак үсентеләре белән бүләкләнде. Үсентеләрне мәктәп бакчасына утырттык, киләчәктә алар тирә-юньгә ямь биреп, җиңүебез символы булып шаулап утырырлар













