Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
" Чисталык дөньяны саклый” 08.06.2017

Бүген 8 июнь лагерьда " Чисталык дөньяны саклый” акциясе үтте. Шул уңайдан "Салават күпере" ял лагерьенда "Табигатьне саклау hәркемнең бурычы" дигән темага әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында табигатьне саклау,аның байлыкларыннан файдалану турында фикер алыштылар. Балалар арасында "Табигать- дусты бул" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Экология буенча белемнәрен ныгыттылар.
Көннең икенче яртысында балалар мәктәп территориясендә тузганак чәчәкләрен җыйдылар.Ахырдан төрле хәрәкәтле уеннар белән лагерьның сигезенче көне тәмамланды.
-
Гүзәллек бакчасы... 07.06.2017

7 нче июнь көнне лагерыбызда “Гүзәллек бакчасы...” дигән темага мәдәни чара булды. Программада: “Чәчәкле җәй” темасына асфальтка рәсем ясау конкурсы, җыр-бию, нәфис сүз, әкиятләргә ияреп күңелле старт уеннары булды. Рәсем конкурсында Сабитова Азалия, Абдуллаҗанов Ирек, Солтанов Илшат, Ситдикова Рәзилә җиңү яуладылар. Соңыннан “Хәзинә эзләү” уенын бигрәк тә яратып уйнадылар. Көнебез күңелле узды.
-
“ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” . Спорт көне! 06.06.2017

Лагерьда бүгенге көн тулысы белән спортка багышланды. Иртәнге аштан соң “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән темада беседа уздырылды. Балалар спорт, аның тарихы белән таныштылар. Спортзалда төрле спорт уеннары уйнадылар , эстафета ярышы уздырылды. Көннең икенче яртысында шашка- шахмат уеннары уйнадылар. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Хәтнә авылына экскурсия 05.06.2017

Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары, китапханәче Мөхәммәтдинова Халидә апалары белән берлектә Хәтнә авылына экскурсиягә бардылар. Укучылар Хәтнә су заводы, яңа ачылган гыйбадәтханәләр, чиркәүдәге музей, аның тарихы белән таныштылар. Изгеләр чишмәсенең саф, салкын суын эчтеләр, табигатьнең матурлыгына сокландылар. Табигать кочагында ашау да тәмлерәк, уеннар да күңеллерәк булды.
-
5 июнь Әйләнә – тирәне саклау көне 05.06.2017

5 июнь Әйләнә – тирәне саклау көне . Шул уңайдан “Салават купере” ял лагерьенда “Табигатьне саклау һәркемнен изге бурычы” дигән темада әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында табигатьне саклау , аның байлыкларыннан файдалану турында фикер алыштылар. Әңгәмәдән соң Ашытбаш һәм Кысна авыллары арасына урнашкан чишмәгә экскурсиягә бардылар.
-
“Исәнме, ямьле җәй” 03.06.2017

Бүген 3 нче июнь көнне кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Алар берсенннән- берсе бик матур итеп киенеп килгәннәр.“Исәнме, ямьле җәй” дигән темага концерт күрсәттеләр. Балалар бик матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Көннең икенче яртысында “Кояшта сак бул!” дигән чарада катнаштылар.. Көнебез бик күңелле үтте
-
Китапханәдә кунакта 02.06.2017

Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. Балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Талия Сабитова “ Балачак бәйрәме” исеме астында кызыклы,мавыктыргыч чара уздырды. Бәйрәм барышында ел дәвамында ин күп китап укыган балаларга грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ахырдан балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.
-
“ Салават күпере” мәктәп яны лагеры эшен башлап җибәрде 01.06.2017

1 нче июнь көнне “ Салават күпере” мәктәп яны лагеры эшен башлап җибәрде. Лагерьга балалар бик теләп, шатланып килделәр. Лагерьның нәкъ менә бүген башлануы юкка гына түгел.Чөнки җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме “ Халыкара балаларны яклау” көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан лагерьда “ Балачакның гүзәл мизгелләре “ дигән темада бәйрәм уздырылды. Балалар җырладылар, биеделәр, “ Әкияти эстафета”да катнаштылар. Көннең икенче яртысында “Бәхетле балачак “темасына рәсем конкурсы уздырылды. Көн бик күңелле узды.
-
Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. 01.06.2017

31 нче май көнне башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта класс җитәкчеләре ата-аналарны уку елы йомгаклары белән таныштырдылар. Укучыларның җәйге ялын файдалы итеп үткәрү , мәктәп яны лагерының эш программасы, көндәлек режимы турында әйтеп кителде. Җәйге каникул чорында үтәлергә тиешле юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре, су буйларына ялгыз бармау, таныш булмаган кешеләр белән аралашмау, интернетта ярамаган группаларга, сайтларга кермәү турында ата-аналарга кабат аңлатылды һәм кул куйдырылды.
-
7 класс укучыларының класс җыелышы булды 31.05.2017

Бүген 7 класс укучыларының класс җыелышы булды. Җыелышта чирек нәтиҗәләре, укуга караш турында сөйләштек. Каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек













