Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
ВИЧ СПИДа «ЗНАНИЕ – ОТВЕТСТВЕННОСТЬ – ЗДОРОВЬЕ» 30.11.2017

В рамках Всероссийской акции по борьбе с ВИЧ-инфекцией, приуроченной к Всемирному дню борьбы со СПИДом 30 ноября для обучающихся старших классов в школе был организован просмотр Открытого урока «День единых действий по информированию детей и молодежи против ВИЧ СПИДа «ЗНАНИЕ – ОТВЕТСТВЕННОСТЬ – ЗДОРОВЬЕ»
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 29.11.2017

“Әниләр көне” уңаеннан ачык дәресләр дәвам итә. Инглиз теле укытучысы Ф.Ф.Файзуллина 7 нче сыйныфлар белән бергә бик матур дәрес күрсәтте. Укучылар дәрестә бик актив катнаштылар, әниләренә үзләренең белемнәрен күрсәтеп калырга тырыштылар. Дәрес ахырында группаларга бүленеп мини-проектлар эшләделәр.
-
Әниләр көненә ачык дәресләр. 28.11.2017

Әниләр көне уңаеннан башлангыч класслар укытучы Хабибуллина Р.Р. 3 нче класста “Исем” темасын кабатлау буенча татар теленнән ачык дәрес үткәрде. Укучылар дәрестә “Исем” темасы буенча белемнәрен ныгыттылар, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны һәм танып-белүне үстерү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру өстендә күп эшләнде. Соңыннан укучылар әниләрен бәйрәм белән котладылар, кулдан ясалган бүләкләрен бүләк иттеләр.
-
“Көньяк материкларның үзенчәлекләре.Африканың географик урыны,тикшеренү тарихы” 27.11.2017

27 нче ноябрь көнне Гыйззәтуллина Г.Х. 7класс укучыларының әти-әниләре каршында ачык дәрес бирде. Дәрес “Көньяк материкларның үзенчәлекләре.Африканың географик урыны,тикшеренү тарихы” темасына ФГОС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр кулланып үткәрелде.Балалар дәрестә актив катнаштылар,үз белемнәрен әти-әниләренә күрсәттеләр.
-
“Татарча диктант” акциясе 26.11.2017

25 ноябрьдә 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узды. “Татарча диктант”тан соң «Татар телен яңача укыту» темасына багышланган «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең 2 көне үткәрелде.. "Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә узды: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, һ.б.“Татарча диктант” акциясендә һәм акыл фабрикасында безнең мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева М.Р. катнашты.
“Акыд фабрикасында”берничә ай дәвам иткән тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен яктырту, дөнья тәҗрибәсен истә тотып, татар мәктәбенең киләчәге турында сөйләшү, идеаль татар мәктәбе һәм, гомумән, төрле модельлар булдыру турында сөйләшенде.
-
“Тапкырлау гамәле асылына карата мәсьәләләр чишү” 26.11.2017

25 нче ноябрьдә, башлангыч класс атналыгы кысаларында 2класста Тахавиева Г.М.. 2 нче класста математикадан “Тапкырлау гамәле асылына карата мәсьәләләр чишү” темасына ачык дәрес күрсәтте. Ачык дәрескә әниләр чакырылды. Дәрестә, уен элементлары,күрсәтмәлекләр һәм сингапур структуралары кулланылды. Дәрес фгос таләпләренә туры китереп үткәрелде
-
“Иң матур матрёшка”бәйгесе 24.11.2017

Башлангыч класслар атналыгының 5 нче көнендә укытучы Хабибуллина Р.Р. 3 нче класс укучылары белән “Иң матур матрёшка” дигән тема астында ачык дәрестән тыш эшчәнлек үткәрде. Эшчәнлек барышында укучылар төрле халыкларның культура мираслары белән таныштылар. Мөстәкыйль рәвештә матрёшкалар ясаганда ритмны, төсне тоя белү, характерлы үзенчәлекләрен аера белү серләренә төшенделәр. Укучылар эшләү процессыннан, үз эшләренең нәтиҗәсен күрүдән канәгатьләнү, шатлык хисләре алдылар. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде
-
Әниләр көне 24.11.2017

Әни – җирдә иң газиз,иң якын кеше.Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән,синең беренче елмаюыңны,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган,туган телне яратырга өйрәткән.
24 ноябрь көнне 5 нче сыйныф укучыларының әниләре бәйрәм уңаеннан мәктәпкә килделәр. Алар башта татар әдәбиятыннан ачык дәрес карадылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә әниләр “ Җыр кешенең юлдашы” дигән бәйгедә катнаштылар . Ә укучылар әниләренә булган изге теләкләрен матур шигырьләр, җырлар аша җиткерделәр
-
Ачык дәрес 23.11.2017

23 нче ноябрьдә Ибраһимова Л.Ф. 4 нче класста математикадан “Хәрәкәт вакытында зурлыклар арасында бәйләнеш. Кем яки нәрсә тизрәк хәрәкәтләнә” темасына ачык дәрес күрсәтте. Ачык дәрескә Акчишмә һәм Кысна башлангыч мәктәпләреннән укытучылар һәм әниләр чакырылды. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китереп үткәрелде, инновацион технологияләр һәм Сингапур структуралары кулланылды
-
1 класста әдәби уку 23.11.2017

Бүген башлангыч класс атналыгы кысаларында 1класста әдәби укудан “Ю,ю хэрефләре,аларнын аваз мәгънәләре.Ю,ю хэрефләренең кулланышы”темасына әниләргә һәм методик берләшмә укытучыларынна ачык дәрес бирелде.Дәрестә уен элементлары,күрсәтмәлекләр, сингапу структуралары кулланылды.Укучылар бик актив булдылар.













