Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
«Барлык чорлар өчен дә педагог» 02.03.2018

2 нче март көнне мәктәбебездә «Барлык чорлар өчен дә педагог» проекты кысаларында ветеран укытучыларыбыз Гатауллина Зарифа Габдрахман кызы һәм Хәйруллина Нуфилә Абдулла кызы башлангыч сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Очрашу бик җылы, балалар өчен файдалы булды. Зарифа Габдрахмановна һәм Нуфилә Абдулловна беренче эш көненнән башлап, лаеклы ялга чыкканчы Ашытбаш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирделәр, бүген дә укучыларының, ата-аналарның ихтирамын тоеп яшиләр.
Хөрмәтле ветераннарыбызга сәламәтлек теләп, һәрдаим акыллы киңәшләрен биреп, безнең арада булырлар дип ышанабыз.
-
Чаңгы ярышында 25.02.2018

Бүген район күләмендә булып узган чаңгы ярышында безнең мәктәп командасы беренче урынны яулады. Чын күңелдән җиңүчеләрне котлыйбыз! Нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез!
-
Бүген мәктәп инспекторы Н.К.Нигъмәтуллин белән очрашу булды 24.02.2018

Бүген мәктәп инспекторы Н.К.Нигъмәтуллин белән очрашу булды. Нил Камбил улы укучыларга тәртип, террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Кышкы уеннар, ярышлар һич тынып тормый. Бүгенге "Кем җитезрәк,кем көчлерәк?" бәйгесендә егетләр көч сынашты. 23.02.2018

-
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. 22.02.2018

Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне . Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
21 февраль – Халыкара Туган тел көне 21.02.2018

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле.
Туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре, “Туган җирем, туган телем,мин бит синнән илһам алам”дигән сыйныфтан тыш чара узды.
-
Татарча көрәш ярышлары 17.02.2018

17 нче февраль көнне мәктәбебездә 2005 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр арасында район беренчелегенә татарча көрәш ярышлары крестьян-фермер хужалыгы җитәкчесе Руслан Нуриев призына үткәрелде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.Барысы 70 бала катнашты. Тренерлар Таһир Лотфуллин, Илшат Фазылҗанов, Рамил Хәкимҗанов хөкем итте. Аларга җанатарлар «Районның иң гадел судьялары» дигән бәяне бирде. Ярышлар бик күңелле барды.
Командалар арасында 1 нче урынны Ашытбаш урта мәктәбе командасы яулады. 2 нче урында Яңа Кенәр урта мәктәбе, 3 нче урында Шушмабаш урта мәктәбе командасы.Җиңүчеләрне чын куңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
-
Муса Җәлил – батыр рухлы шагыйрь 16.02.2018

15 февраль- татар халкының күренекле шагыйре, Советлар Союзы герое
М. Җәлилнең туган көне. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан мәктәбебездә “Муса Җәлил – батыр рухлы шагыйр” дип исемләнгән зур чара узды.Әдәби- музыкаль кичәдә укучылар шагыйрь тормышыннан сәхнәләштергән күренешләр тәкъдим иттеләр, Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларны баш-кардылар, шагыйрь тормышы турында фильм карадылар.
-
Без тимурчылар- зирәк кеше без, һәркем өчен дә кирәк эшебез... 15.02.2018

Мәктәбебезнең тимурчы оторядларының максаты – кешеләргә шатлык китерү, аны чын күңелдән башкару,әйләнә –тирә тормышны тагында матурырак итәргә омтылу. Шушы максатны тормышка ашыру өчен без һәрдаим өлкәннәребезгә ярдәм итеп торабыз.
5-6 класс укучылары Хайруллина Талия апаның йорт әйләнәсен кардан чистарталар
-
“ Әфганстан йөрәк ярасы” 14.02.2018

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 29 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
14 февраль көнне 5 класста “ Әфганстан йөрәк ярасы” дигән темада ачык класс сәгате уздырылды.
Укучылар Әфган сугышы,аның асылы һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз белән таныштылар.
Әлеге чарада Әфганстанда хезмәт иткән авылдшыбыз Сираҗиев Нәкыйп абый катнашты. Ул үзенең күргәннәре белән уртаклашудан тыш, укучыларның да күп сорауларына җавап бирде. Төпле киңәшләрен , матур теләкләрен җиткерде.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!













