Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Бүген мәктәпкә Арча гуманитар – техник техникум хезмәткәрләре килде. Алар укучылар каршында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Профессиональ белем бирү учреждениесе белән таныштырдылар, техникум тормышын чагылдырган буклетлар өләштеләр, үзләренә укырга чакырдылар. Ахырдан укучыларның сорауларына җавап бирделәр. 04.05.2018

-
Һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш буенча чаралар уздырыла. 04.05.2018

Бүген барлык классларда әлеге темага багышланган класс сәгатьләре узды, соңыннан участок фельдшеры Корбанова И.Х. укучылар белән әңгәмә уздырды, әлеге авыруны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
-
Волонтерлар-яхшылык кылучылар. Бүген волонтерлар һәйкәл янын чистарттылар, чәчәкләр утырттылар. 03.05.2018

-
Ак-Чишмә авыл китапханәсе мәктәптә “Агро-наноиндустрия – экологик авыл хуҗалыгы җитештерүенең мөһим үсеш факторы “ исемле авыл хуҗалыгы нано-технологияләр навигаторы - чара үткәрде. 03.05.2018

Китапханәче башта авыл хуҗалыгының үсеш баскычлары белән таныштырды, аның бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы үсешенең төп факторы итеп махсус авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү тармагын тагын да үстерү һәм аны чит илләр дәрәҗәсенә җиткерү икәнен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгында нанотехнологияләр куллану киң колач ала баруын конкрет мисалларда күрсәтте. Заманча техникаларда эшләү, авыл хуҗалыгында нанотехнологияләр кулланып эшләү өчен белемле яшьләр кирәк икәнен ассызыклап үтте. «Агро – нано индустрия - важнейший фактор производства экологически чистой сельхоз продукции” исемле электрон презентация югарыда әйтелгәннәрне тулысынча күзалларга ярдәм итте.
-
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 28.04.2018

28 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе Шәйхетдинова Гөлүсә Вагыйзь кызы “28 нче апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне” уңаеннан мәктәп укучылары өчен “Һәр кеше куркынычсыз тормышка лаек” исеме астында класс сәгате үткәрде. Дөньядада иң кадерлесе – кеше гомере, аны сакларга кирәк. Класс сәгатенең төп максаты да – хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләсенә яшьләрнең игътибарын юнәлтү; эштә, уку урынында бәхетсезлек очракларын булдырмый калу. Укучылар бу истәлекле датаның килеп чыгу тарихы, РФ Хезмәт кодексында искә алынган хезмәт шартлары белән таныштылар, статистик мәгълүматларга күз салдылар. Ахырдан хезмәт урыннарында вакытсыз гомерләре өзелгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
-
27 апреля во всех классах нашей школы прошли «Уроки доброты»: «Научи свое сердце добру», «Волшебная сила доброго слова», «Размышление о доброте», «Солнце – добро жизни», «Бумеранг добра». 27.04.2018


27 нче апрельдә Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча “Милли эзләнүләр” проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 3нче класс укучысы Әсәтова И.- 1 урынга, 4 нче класс укучысы Заһидуллина Д.- 3урынга лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Җыр һәм шигырь Г.Тукай иҗатында бер-берсе белән шулкадәр табигый керешкән, аның күп кенә әсәрләре үзләреннән үзләре көй сорап торалар. Шуңа күрә халкыбыз, композиторларыбыз көй язганны да көтеп тормыйча, үз моңнарын Тукай сүзләре белән бергә кушып җырлый .
Бүген безнең укучыларыбыз да мәктәп күләмендә уздырылган “Тукай моңнары” дип исемләнгән бәйгедә катнаштылар. Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.
span>


26 апрель- сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көне. Бу көн республикада туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәбебез дә бу көннәрдә Тукай рухы белән яши. 26 нчы апрельдә Туган тел айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә «Тукай яши күңелләрдә» дип исемләнгән чара үтте. Һәр класс бәйрәмгә милли киемнәрдән килде.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Бүген балаларны һәр дәрескә гадәти кыңгырау тавышы урынына « Туган тел» җыры чакырды.













