Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
“Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге”
20.01.2015
20 гыйнвар көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә II чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” темасына Сабирҗанова Х.Ф. чыгыш ясады. Әти-әниләр тест, анкета сорауларына җавап бирделәр. Җыелыш ахырында класс җитәкчеләре әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Гаиләдә тәрбияле, белемле бала тәрбияләү серләре" темасына ата-аналар җыелышы 20.01.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча "Гаиләдә тәрбияле, белемле бала тәрбияләү серләре" темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр белән укуга җаваплы караш һәм тәрбия эшләре буенча фикер алышынды.
Бала чагында алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Р. Фәхретдин. -
Открытый урок по литературному чтению 20.01.2015

20 января в 3 классе был проведён открытый урок по литературному чтению на тему: «Определение главной мысли произведения. Эзоп «Отец и сыновья», «Быки и лев». Урок провела учительница начальных классов Закирова Г.Ш. На уроке были использованы разные виды работ. Учащиеся познакомились с автобиографией Эзопа и с его баснями, слушали и проанализировали несколько басен Эзопа из аудиозаписи. Урок прошёл очень оживлённо и интересно.
-
“Туган телем язмышы” 20.01.2015

19 гыйнвар көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә “Туган телем язмышы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар викторинадагы сорауларга җавап бирделәр, күренекле татар шагыйрьләрен, туган тел турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Тәрбия сәгате “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
"Туган телем язмышы" 19.01.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә "Туган телем язмышы" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Мин бәхетле шушы туган җирдә,
Һәр ел саен килгән язым бар.
Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,
Җаным тулы сиңа назым бар.
А.Шагаева -
“5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” 17.01.2015

16 январь көнне 5 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның темасы “5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” булды. Беренче көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Х.С.Рахматуллина математикадан “Гади вакланмалар” темасына ачык дәрес күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча “5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” темасына доклад тыңланды, 2 чирек нәтиҗәләре буенча сөйләшү булды.
-
9 нчы сыйныфта ата- аналар җыелышы 17.01.2015

17 нче январь көнне 9 нчы сыйныфта ата- аналар җыелышы узды. Беренче көн тәртибе буенча “ Һөнәр сайлау- җаваплы эш “ дигән темага ачык класс сәгате күрсәтелде. Әти- әниләр һәм укучылар, бергәләп, сорауларга җавап эзләделәр, анкета нәтиҗәләре белән таныштылар.Икенче өлештә чыгарылыш класс укучылары алдында торган проблемалар, имтиханнар турында сөйләшенде. Мәктәп директоры Кавиева Р.Р., укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрипова Р. Ф чыгышлары тыңланды.Әти- әниләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
Алда торган имтиханнарга әзерлекне тагын да ныгытырга, белем сыйфатын күтәрергә дигән карар кабул ителде.
-
“Квадрат тигезләмәләрне чишү алымнары”
16.01.2015
16 нчы январь көнне 8 нче класста математикадан “Квадрат тигезләмәләрне чишү алымнары” дигән темага әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтелде. Дәрестә Сингапур струкутуралары, индивидуаль биремнәр кулланылды. Тема буенча үткәрелгән “Могҗизалар кыры” уенында һәр укучы да күбрәк һәм дөрес итеп тигезләмәләр чишәргә тырышты. Соңыннан әти-әниләр икенче чирек нәтиҗәләре һәм алдагы чиреккә куелган бурычлар белән таныштылар.
-
7 нче сыйныфта ата- аналар җыелышы. 16.01.2015

16 нчы январь көнне 7 нче сыйныф укучыларының әти- әниләр җыелышы булып узды. Җыелышның темасы : “Балалар һәм яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү” . Җыелышта гаилә тәрбиясе турында сөйләшү алып барылды. Ата – аналар белән тәрбия эшләре буенча фикер алышу оештырылды.
-
Башлангыч классларда ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 нчы январьда башлангыч классларда ата-аналар җыелышы булды. 1 нче класста “Гаиләдә укучы бала”, 2 нче класста “Тәрбия – иң җаваплы өлкә”, 3 нче класста “Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү”, 4 нче класста “Балага белем бирүдә ата-ана ярдәме” темаларына чыгышлар һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды













