Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Подготовка к основному государственному экзамену (ОГЭ). 29.01.2015

Сегодня учащиеся 9 класса писали пробный экзамен по математике. Экзамен проводился в формате, близком к реальным экзаменам на государственной итоговой аттестации. Цель пробных экзаменов состоит в выявлении уровня сформированности предметных и метапредметных компетенций у учащихся выпускных классов по предметам, подлежащим обязательной аттестации; практическое ознакомление учащихся с процедурой ОГЭ и технологией оформления экзаменационной работы; психологическая подготовка обучающихся с целью снижения количества стрессов в ходе итоговой аттестации; анализ, определение пробелов в предметной, технологической, психологической подготовке учащихся к ОГЭ и планирование дальнейшей работы педагогов и административных работников по их ликвидации.
-
Ачык дәрес 29.01.2015

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында ,Кысна башлангыч мәктәбендә укытучы Файзрахманова Л.С. 2 нче класста әдәби укудан “Күңел күзе” темасына һәм Нуриева Х.М. математикадан 1нче класста “Кушылучыларның урыннарын алыштыру” 3нче класста “Икеурынлы санга баганалап тапкырлау язмасы” темасы буенча ачык дәрес күрсәттеләр.Дәресләрдә күп эш төрләре башкарылды,дәреснең һәр элементы бер-берсенә бәйләнеп барылды,Сингапур структуралары кулланылды.Дәрестә укытучылар куйган максатларына ирештеләр.
-
“Кошлар – безнең дусларыбыз” 28.01.2015

Бүген, 28 нче гыйнвар көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларны бездә кышлаучы һәм күчмә кошлар белән таныштыру, кошлар турында тулырак мәгълүмат бирү, кошларга сакчыл караш тәрбияләү иде. Укытучылар Сабирҗанова Х.Ф.1,3 классларда һәм Гарифуллина Ф.Р. 2,4 классларда математикадан ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләрдә үстерешле укыту, уенлы, компьютер технологияләре, Сингапур структурасы элементлары кулланылды. Дәрестә күп эш төрләре башкарылды, укучылар дәрестә актив катнаштылар,
-
“Тапкырларга табышмак” кичәсе 26.01.2015

26 нчы январь көнне башлангыч класслар атналыгында Л.Ф.Ибраһимова 1нче класс укучылары белән “Тапкырларга табышмак” кичәсе үткәрде. Кичәгә балаларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру; логик фикерләүләрен үстерү; табигатькә мәхәббәт тәрбияләү; зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү максаты куелды. Кичәдә хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә, табигать күренешләренә багышланган табышмаклар яңгырады. Укучылар “Табигать дуслары булыйк!” дигән нәтиҗә ясадылар.
-
“Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу.” темасына ачык дәрес 23.01.2015

23 нче январь көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Л.Ф.Ибраһимова 1 нче класста татар теленнән “Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу.” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә логик фикерләүгә басым ясалды, сузык һәм тартык авазларны билгеләү буенча Сингапур структуралары файдаланылды, матур һәм дөрес язуга игътибар ителде. Дәрестә укытучы максатына иреште.
-
Туган телем – татар теле 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне 3-4 класслар белән “Туган телем – татар теле” дигән темага кичә үткәрелде. Кичә кроссворд чишеп башланып китте. Кроссвордтан килеп чыккан “туган тел” сүзен белеп, кичәнең максаты билгеләнде. Кичәдә тел турында бик күп шигырьләр сөйләнде. Укучылар тел турындагы мәкальләрнең дәвамнарын да әйттеләр. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
“Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем” 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы 2 нче класста әдәби укудан “Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес Хәй Вахитның “Балачак турында җыр” шигырен уку һәм анализлау белән башланып китте. Дәрестә сәнгатьле итеп шигырьләр укылды, Р.Миңнуллин иҗаты белән тирәнтен таныштырылды, һәр шигырьгә анализ ясалды. Дәрес бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.
-
“Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык тәрбия сәгате 22.01.2015

22 нче январь көнне башлангыч класслар укытучысы Л.Ф.Ибраһимова 1 нче класс укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык тәрбия сәгате уздырды. Тәрбия сәгатенең максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; тел байлыгын үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Укучылар татар халык авыз иҗаты, Г.Тукай шигырьләре белән дә таныштылар. Тәрбия сәгате кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне 2 класслар белән “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дигән темага кичә үткәрелде туган телгә багышланган табышмакларга җавап бирүдән башланып китте, кичәнең максаты билгеләнде. Кичәдә тел турында мәкальләр,әйтемнәр өйрәнелде, шигырьләр сөйләнде.
-
“Тапкырлар һәм зирәкләр” 21.01.2015

21 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укытучысы Закирова Г.Ш. башлангыч класс укучылары арасында “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип аталган КВН үткәрде. КВНда 2 команда, 3 һәм 4 класс укучылары, катнашты. Беренче команда – “Тапкырлар”, ә икенче команда – “Зирәкләр” иде. КВНда мәкальләрне дәвам итү, табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап табу кебек күңелле уеннар үткәрелде. Шулай ук иҗекләрдән сүзләр ясауны, кроссворд чишүне укучылар бик теләп башкардылар. 1 урынны – “Зирәкләр” командасы, ә 2 урынны “Тапкырлар” командасы яулады. “Зирәкләр” командасын җиңүләре белән котлыйбыз.













