Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
РОДИТЕЛЬСКОЕ СОБРАНИЕ.
23.03.2015
23 марта 2015 года в 9 классе состоялось классное родительское собрание. Цель собрания: знакомство родителей с нормативными документами о порядке проведения ОГЭ, с результатами пробного тестирования по русскому языку и математике. На собрании говорилось также и о психологическом климате в семье при подготовке учащихся к экзаменам. В заключении родители получили ответы на интересующие их вопросы.
-
Урманнарны саклауга багышланган дәресләр үтте. 22.03.2015

21 март – Халыкара Урман көне. Ул БМО инициативасы белән 1971 нче елдан билгеләнә. Әлеге датаның төп максаты - планетабыз халкын урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау, урман мәйданнарын арттыру,торгызу кирәклеге турында искәртү. Укучыларыбызның шушы юнәлештә белемнәрен тагын да тулылындыру максатыннан, 20- 21 мартта мәктәбебезнең барлык классларында да “Урман дәресләре” үткәрелде.
-
70 еллыкка -70 оя акциясе 21.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "70 еллыкка -70 оя" акциясе тәмамланды.
Безнең канатлы дусларыбызга бу зур бүләк булды.
Бүген уздырылган «Нәүрүз» бәйрәмендә конкурска йомгак ясалды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын – 6 класс
2 урын – 3 класс
3 урын – 4, 10 класс
Шушы 70 оя арасында бик матурлары, барлык таләпләргә җавап бирә торганнары да бар иде.Аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылган укучыларыбыз:
-“Иң оригиналь оя” – Иванова Диана ( 7 класс) , Мөхәммәтҗанов Инсаф (10 класс);
-“Акциянең беренче көнендә ясалган оя”- Абдуллаҗанов Ирек (1 класс), Фәйзрахманов Райнур (3 класс), Фәйзрахманова Айзилә ( 6 класс);
-“Иң матур оя” –Фәхретдинова Илзирә (2 класс);
- “Иң зәвыклы оя” – Хәбибуллина Зәлинә ( 2 класс), Хәбибуллина Хәния ( 6 класс);
- “Иң пөхтә оя” – Каюмов Инсаф (6 класс).
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Табигатьне, канатлы дусларыбызны саклагыз!
Шушы акциядә катнашкан барлык укучыларга һәм оя ясарга булышкан бабайларга,әтиләргә,абыйларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
21 март - Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

Нәүрүз- борынгы әби- бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Мәктәбебездә елдагыча шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте. Балаларны әби белән бабай каршы алды, алар балаларга бәйрәм күчтәнәчләре алып килгәннәр. Гүзәл Нәүрүзбикә үзенең матур теләкләрен җиткерде. Кыш бабай үзенең урынын язга бирергә теләмәсә дә, ярышларда җиңелеп, китәргә мәҗбүр булды. Балалар бу матур тамаша эчендә кайнадылар: бәйрәмнең килеп чыгышы, йолалары белән таныштылар, биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнадылар.
Мәктәп директорыбыз Рәмизә Рәисовна бәйрәм белән котлады, язгы конкурсларга нәтиҗә ясап, бүләкләр тапшырды.
Берсеннән - берсе кызыклы ярышларда катнашкан арада зур казанда карга боткасы да пешеп чыкты. Бергәләшеп ботка ашадык, карачкы яндырдык, матур теләкләр теләдек. Бәйрәм күңелле узды.
Рәхим ит, түрдән уз, Нәүрүзбикә, еллар, илләр тыныч булсын, табыннар мул булсын!
-
Көрәш бәйгеләре дәвам итә. 21.03.2015

21 нче мартта Урта Курсада 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе булды. 17 мәктәптән килгән 71 яшь көрәшче 9 үлчәү авырлыгында көч сынашты.
Командалар арасында 1 нче урынны келәм хуҗалары – Урта Курса мәктәбе яулады,
2 нче урында –Шушмабаш урта мәктәбе, 3 нче урында – безнең Ашытбаш урта мәктәбе командасы (тренеры Галиуллин С.В.).
Егетләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Шахмат буенча район ярышы. 20.03.2015

20 нче мартта мәктәбебездә АФ “Вамин Мәрҗәни “ призына шахмат ярышлары булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә :
- урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын – Иске Чуриле урта мәктәбе
2 урын – Арча укучылар сарае
3 урын – Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе.
-төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын –Яңа Кишет мәктәбе
2 урын-Ташкичү мәктәбе
3 урын – Кәче мәктәбе
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 20.03.2015

Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен үткәрде. Әлеге бәйгедә катнашып безнең мәктәп укучысы Хисамиев Булат бәйге лауреаты исеменә лаек булды. Ул 15 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау кичәсенә чакырылды. Эшләргә бәяне тәҗрибәле иҗатчылар, галимнәр, күренекле җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бирде.
-
Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты 19.03.2015

Казанда су спорты дөнья чемпионаты узачак. Шушы уңайдан , 19 март көнне 5-8 нче классларда сыйныф сәгатьләре узды . Укучылар күп мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.
-
"Сугыш язган язмышлар..." 19.03.2015

19 март көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш язган язмышлар..." исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Кичәдә китапханәчебез Мөхәммәтдинова Халидә апа да катнашты. Ул өлкәннәргә үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр аша өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Өлкәннәр балаларга үзләренең матур, изге теләкләрен әйттеләр.
-
Мәктәп газетасы ни сөйли 18.03.2015

Мәктәп газетасының чираттагы саны дөнья күрде . Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан чыгарылган газета Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм патриотик тәрбия бирүгә корылган чараларга багышланган. Биредә укучылар иҗаты да киң урын алган. Матур фотолар мәктәп тормышын яктырта.













