Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
Коллектив килешүнең үтәлешен тикшерәбез
18.03.2015
Бүген мәктәп администрациясе һәм профсоюз комитеты арасында 2014-2016 еллар өчен Үзара Коллектив килешүнең өлешчә үтәлешен тикшерүгә багышланаган отчет җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Р.Р.Кавиева, профком рәисе Л.Ф.Ибрагимоваларның Коллектив килешүнең үтәлеше турында эчтәлекле чыгышлары тыңланды. Гомумән алганда, килешү пунктлары үтәлә. Профком эшчәнлегеә уңай бәя бирелде.
Җыелышта Ташкичү төп белем бирү мәктәбе профком рәисе Г.З.Фазуллина катнашты, җыелышның бик эшлекле үтүен белдерде.
-
Татар теленнән КФУ олимпиадасы нәтиҗәләре
16.03.2015
Казан федераль университеты тарафыннан 9- 11 класс укучылары өчен уздырылган олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле булды. Олимпиадада беренче турда җиңеп чыккан 215 укучы катнашты. Татар теленнән үткәрелгән бәйгедә Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар үзара көч сынашты. Аларның эшләре университет галимнәре тарафыннан тикшерелде һәм бәяләнде. Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Әүхәдиева Айсинәне 1 нче урын алуы белән чын күңелдән котлыйбыз. (Укытучысы Әүхәдиева М.Р.)
-
15 март - дөрес туклану көне 15.03.2015

15 март-Бөтендөнья дөрес туклану көне . Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. Ризык аша кеше организмы үсемлек һәм хайваннардагы барлык химик матдәләр белән тыгыз бәйләнешкә керә. Азыкның составы, үзенчәлеге, күләме кеше организмы үсешенә, физик ныклыгына, эшләү сәләтенә, авырулар килеп чыгышына, психик халәтенә йогынты ясый. Шуңа күрә яхшы туклану сәламәтлекнең нигезе дип атала. Организмның барлык мөһим функцияләре эшчәнлеге туклану белән бәйле. Бүген классларда узган тәрбия сәгатьләрендә нәкъ менә шул турыда сөйләшенде дә. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, һәр класста "Дөрес туклану-сәламәтлекнең нигезе" дип исемләнгән чаралар узды. Сәламәтлекне саклау, ныгыту- һәркемнең кулыннан килердәй эш. Сәламәтлек-безнең үз кулыбызда, аны саклыйк һәм дөрес тукланыйк!
-
Мәктәбебез укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында кунакта 14.03.2015

Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясендә катнашкан өчен укучыларыбыз Г.Камал театрына чакыру билетлары белән бүләкләнде. Спектакль алдыннан тамашачылар Бөек Ватан сугышы чорындагы театр тарихы, ветеран артистларыбыз тормышы белән таныштылар һәм З.Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” спектаклен карадылар.
-
Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе 14.03.2015

12 март көнне 5-7 класс укучылары Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә үткәрелгән , Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясендә катнаштылар. “Драматургия”.”Театр яктылыкка, нурга илтә!”.. номинациясендә Н.Дәүлинең Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган “Дуслар” әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Укучыларның чыгышларын Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театр артистлары бәяләде . Балаларның чыгышларын тамашачы һәм жюри әгъзалары җик җылы кабул итте ,көчле алкышларга күмделәр.
-
“70 еллыкка – 70 оя” акциясе дәвам итә. 13.03.2015

Мәктәбебездә “70 еллыкка – 70 оя” акциясе дәвам итә. Укучылар актив рәвештә акциягә катнашалар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары тырыш , алар алдынгылыкны бирми.
-
Әлифба бәйрәме 13.03.2015

“Әлифба бәйрәме” - иң истә калган тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме узды. Ул мәгънәле, мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырылган иде. Күңелле чарага әти-әниләр, әби-бабайлар , укытучылар чакырылган . Укытучылары Люция Фәритовна балаларның иҗат эшләрен күргәзмә итеп оештырган . Мәктәптәге һәр көн , һәр вакыйга турында фотолар сөйли.
Әти-әниләр дә бәйрәмдә теләп катнаштылар.Балалар белән аларның чыгышлары үрелеп барды. Шигырь сөйләү,җыр-бию, төрле биремнәр үтәү, белемнәрне сынау ярышлары бәйрәмне тагын да күңелле итте.
Әйе, “Әлифба”дәреслегеннән белем иленә сәяхәт башлана.Әти-әниләр шуны кабат искә төшереп, изге теләкләр теләп, рәхмәтләр әйттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Рәсем конкурсы 12.03.2015

Мәктәбебездә «Правнуки ветеранов рисуют Победу» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. 1-2 нче урынны алган эшләр районга җибәрелде.
-
“Арча балы” 12.03.2015

11 март көнне Арча мәдәният йортында фильмнарда гына күреп белгән, 18 нче гасырдагы балл кичәләрен хәтерләткән "Арча балы" кичәсе узды.Мәктәбебездән бу кичәдә 5 пар укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.Алар "Сәхнә йолдызлары" номинациясенә лаек булдылар.
-
"Билгесез солдатка хат" 10.03.2015

10 март көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Билгесез солдатка хат" исеме астында класс сәгате үткәрелде. Презентация буенча балаларга сугыш эпизодлары күрсәтелде, шигырьләр укылды, сугыш темасына укылган әсәрләр буенча фикер алышынды. Ахырдан укучылар билгесез солдат турында шигырь язып карадылар.













