Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
“Әткәй, әнкәй – пар канатым” 09.03.2015

7 март көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә “Әткәй, әнкәй – пар канатым” исеме астында әти-әниләр бәйрәме уздырылды. Бу кичәдә әти-әниләргә концерт номерлары күрсәтелде, балаларның әтиләренә багышлап чыгарган шигырьләре яңгырады. Балалар әти-әниләренә, әбиләренә кулдан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Уеннар вакытында әти-әниләрнең осталыклары сыналды. Кичә бик күңелле узды.
-
Күңелле старт уеннары 07.03.2015

7 март көнне башлангыч класс кызлары өчен Күңелле старт уеннары оештырылды. Алар “Очкын” һәм “Ялкын” командаларына бүленеп үзара көч сынаштылар. 1 очко өстенлек белән генә “Очкын” командасы җиңүче булды. Ярышлар бик мавыктыргыч һәм күңелле узды.
-
8 Март бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән! 07.03.2015

Җиһанга Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.
Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.
Хөрмәтле, хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! Сезне 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр, нык сәламәтлек телибез.
Яз сулышы Сезгә муллык , күңелләрегезгә сабырлык , тәннәрегезгә саулык китерсен . Теләкләрегез тормышка ашсын , өстәлләрегез мул , көннәрегез ямьле булсын!
-
“ Һәйкәлләр ни сөйли” 06.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгана карата 9 нчы сыйныфта( класс җитәкчесе Аухадиева М.Р.)
“ Һәйкәлләр ни сөйли” темасына тәрбия сәгате узды. Класс сәгатендә дәһшәтле сугыш истәлекләрен чагылдырган һәйкәлләр турында әңгәмә уздырылды. Мамай курганындагы Ватан- ана скульптурасы, фашизмга каршы көрәштә батырларча һәлак булган биш бертуган Куприяновлар һәм аларны тәрбияләгән ана истәлегенә мәһабәт монумент турында чыгышлар булды, алар слайдта яктыртылды.Хатынь-Белоруссиядәге һәйкәл-авыл. Бу авылның тарихы, мемориаль үзәктәге “ Буйсынмас кеше” нең бронза скульптурасы аеруча тетрәндерде.Авыллардагы һәйкәлләр тирәсен карап тору, сугыш ветераннарын,тыл хезмәтчәннәрен кайгыртып тору – безнең бурычыбыз.Әңгәмә әнә шундый чакыру белән тәмамланды.
-
Бөек Җиңүгә багышланган акцияләр башланды . 05.03.2015

Март аенда “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 бишле” һәм “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя” акцияләре старт алды.
Кадерле укучылар, әлеге акцияләрдә актив катнашыйк!
-
Юбилей медальләре тапшырылды. 03.03.2015

Бүген мәктәптә шушы авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына “ 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды . Олы дәүләт бүләген Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Ф.Х.Файзуллин һәм мәктәп директоры Р.Р.Кавиева тапшырды. Алар ветераннарга үзләренең ихлас матур теләкләрен җиткерделәр, олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Тантаналы өлештән соң укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде . Сәхнәдән агылган җыр-моң өлкәннәрне ялкынлы яшьлекләренә алып кайтты. Дәһшәтле сугыш еллары, көтеп алынган җиңү күз алдыннан узгандай булды.
Эчкерсез сөйләшүләр мул табын артына күчте .
-
Чаңгы ярышы 02.03.2015

28 нче февраль көнне чаңгычылар Арча стадионына ярышка җыелды. Бу көнне биредә елдагыча Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышлап чаңгыда узышлар үткәрелде. Безнең мәктәп командасы беренчелекне бирмәде.Чаңгычы егет- кызларыбызны һәм аларның укытучылары Наил Фаилевичны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
-
«Брестская крепость» 01.03.2015

В рамках мероприятий в честь 70-летия Победы советского народа в Великой Отечественной войне , ученикам был показан фильм «Брестская крепость». Фильм рассказывает о героической обороне Брестской крепости, которая приняла на себя первый удар немецко-фашистских захватчиков 22 июня 1941 года.
-
"Живая классика" 27.02.2015

26 нчы февральдә Арча шәһәрендә "Живая классика" IV Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста 6-7 класс укучылары көч сынашты. Безнең мәктәптән Гатауллина Ф. катнашып призлы урынга лаек булды.
-
Поздравляем! 26.02.2015

Поздравляем призеров республиканской олимпиады школьников по русскому языку и литературе ученицу 9 класса Салимзянову Гулину (русский язык) и ученицу 11 класса Фахрутдинову Илюзу (русский язык и литература)(учитель Фахрутдинова З.С.).













