Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
«Сәламәтлек көне» 08.02.2015

8 февраль көнне Ашытбашта «Сәламәтлек көне» узды. Теләгән һәр кеше: олысы,
кечесе , рәхәтләнеп чана-чаңгы шуды бу көнне.
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз
-
Егетләр көрәштә сынала. 07.02.2015

7 нче февральдә Курса-Почмакта “Ак барс” агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча район беренчелеге узды. Көрәшчеләр 10 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Мәктәбебез командасы әлеге көрәштә 3 нче урынны яулады. Әхмәтгалиев Ленар 1 нче урын, Сафин Рәдис 2 нче урынга лаек булды. Егетләрне һәм аларның тренеры С.В.Галиуллинны чын күңелдән зур җиңүләре белән тәбрик итәбез! Нык сәламәтлек, киләчәктә дә зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
-
“Җирдә тынычлык хакына” 07.02.2015

6 нчы февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Гарифуллина Чулпан Ирек кызы Арча үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсының муниципаль этабында Әсһәр Габидиның “Ана көтә баласын” шигыре белән чыгыш ясады. Ул Арча үзәк китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чулпанга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 07.02.2015

Авылларыбыздагы һәйкәлләрне укучыларыбыз һәрвакыт карап, кардан чистартып торалар. Бу атнада 8 нче класс укучылары активлык күрсәтәләр.
-
«Во имя мира на земле» 07.02.2015

Гатауллина Фаягуль , ученица 7 класса , получила Благодарственное письмо за активное участие в муниципальном этапе Республиканского конкурса чтецов «Во имя мира на земле» , посвященного к 70-летию Великой Победы. Фаягуль, желаем тебе здоровья , творческих успехов и стать настоящим патриотом своей Родины!
-
Белдерү! 06.02.2015

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.7 нче февраль көнне 16.00 сәгатьтә “Сагынып кайттык тагын без менә” дип аталган студентлар белән очрашу кичәсе була .Мәктәбебезне тәмамлап , төрле уку йортларында белем алучы егет һәм кызларыбызны очрашуга көтеп калабыз.
-
Ачык дәрес 06.02.2015

Бүген физика атналыгы кысаларында , укытучы Шайхетдинов С.Р. 8 нче класста физикадан “Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чагыштырма каршылык" темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә күп эш төрләре башкарылды, дәреснең һәр элементы бер-берсенә бәйләнеп барылды,интерактив такта элементлары бик уңышлы файдаланылды..
-
Без –тимурчылар. 04.02.2015

Мәктәбебездә һәр класс авылның хезмәт һәм тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышлык күрсәтә. Бүген 7 нче класс укучылары Әминә әбигә булышырга килделәр. Кызлар өй җыештырдылар, малайлар кар көрәделәр . Аннан Әминә әби янына җыелып, аның истәлекләрен тыңларга утырдылар. Әминә әби балаларны зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Догаларын укып, саулыклы озын гомер теләде.
-
“Казан арты” тарихи-этнографик музеенда 03.02.2015

3 нче февраль көнне 1 нче класс укучылары “Казан арты” тарихи-этнографик музеенда булдылар. Кызыклы экспонатлар белән таныштылар, туган як тарихы буенча яңа файдалы мәгълүматлар алдылар. Ахырдан “Беренче класс укучыларының мәдәни көндәлеге”нә билге куелды.
-
Канатлы дусларыбыз 03.02.2015

Салкын кыш үзенең хакимлеген итә башлагач, канатлы дусларыбыз салкыннан һәм ачлыктан интегә. Аларның хәлен җиңеләйтеп, без аларга җимлекләр ясап эләбез һәм җим салабыз. Ашагыз, кошкайлар - безнең якын дускайлар.













