Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
"Бәхетле очрак" 12.02.2015

Физика атналыгы кысаларында бүген 10-11 класс укучылары "Бәхетле очрак" уенында көч сынашты. Укучылар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, физик мәсьәләләр чишүдә осталыкларын күрсәттеләр. бер-берсенең белемнәрен тикшерделәр.
-
“Батырларның даны мәңгелек...” 11.02.2015

11 нче февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Батырларның даны мәңгелек...” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның батырлыгы, кыюлыгы, тылда хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте турында тулырак мәгълүмат алдылар. Укытучылар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 11.02.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә һәр тәрбия сәгатенең 10 минуты Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бабаларыбыз батырлыгы, тылда хезмәт итүче олы җанлы кешеләр язмышы берәүне дә битараф калдырмый. Укучылар класс җитәкчеләре Х.М. Нуриева белән альбом төзү өчен материал туплыйлар.
-
Татар теленнән республика олимпиадасы 10.02.2015

2015 нче елның 8 нче – 10 нчы февралендә Казан шәһәрендә
7 нче – 11 нче сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада барлыгы 172 укучы катнашты.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы гимны белән ачылып китте. Олипиаданың йомгаклау һәм бүләкләү өлешендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры белгече җиңүчеләрне һәм призерларны ихлас күңелдән тәбрикләде, олимпиада хәрәкәтенең телне үзләштерү өчен гаять зур этәргеч ясавын һәм бу уңайдан, мөгаллимнәрнең ролен ассызыклады.
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә, 11 нче сыйныф укучысы Әүхәдиева Айсинә , югары нәтиҗәләр күрсәтеп, республика призеры булдылар.Аларны чын күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Батырлар көрәшеп үсә. 10.02.2015

Татар халкында ир-егет үзен-үзе йөртә башлаганнан бирле көрәш белән шөгыльләнә. Чөнки көрәш – татар халкының милли горурлыгы булган спорт төре. Милли көрәшнең күп гасырлык тарихы бар һәм ул Идел буе, Урал, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле кыйтгаларында зур популярлыкка ия. Көрәш гасырлар буе үскән һәм камилләшкән. Шуңа карамастан, аның үзенчәлеге, нәтиҗәле алымнары һәм нигезе югалмыйча саклана.
Мәктәбебездә көрәшкә зур игътибар бирелә . Тренерлары Галиуллин Сөләйман Вагыйзь улы шәкертләре өчен җан атып тора. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр . Республика , район ярышларында даими катнашып , призлы урыннар яулыйлар . Егетләр арасында район чемпионнары бар.
-
Прием заявлений в 1 класс.
10.02.2015
С 1 февраля 2015 года начался прием заявлений в 1 класс на 2015-2016 учебный год от проживающих на закрепленной территории. Общее количество мест - 15.
-
Арчага бассейнга 10.02.2015

Мәктәбебез укучылары Арчага бассейнга бик теләп йөриләр. 10 нчы февраль көнне башлангыч класс укучылары бассейнда булды. Спортның йөзү төре сәламәтлекне ныгыта, тәнне чыныктыра, кәефне күтәрә, һәм гомумән, кеше организмына файдалы яктан гына тәэсир итә.
-
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты 09.02.2015

9 февраль көнне укучыларыбыз район мәдәният йортына Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертына бардылар. Ансамбль репертуарындагы Казан,Себер,Кырым татарларының җыр- биюләре, зәвык белән тегелгән сәхнә костюмнары, ансамбльдәге егет –кызларның төрле уен коралларында уйнаулары укучылар күңеленә хуш килде. Ансамбльнең җитәкчесе - Татарстанның халык , Русиянең атказанган артисты ,якташыбыз Айдар Фәйзрахманов .
-
Лыжня Татарстана – 2015 09.02.2015

В рамках Всероссийского массового лыжного соревнования «Лыжня Татарстана – 2015» , посвященного 70-летию Победы в ВОВ учащиеся нашей школы активно участвовали в Первенстве района по лыжным гонкам. Ученик 6 класса Шарипов Ильфат занял 1 место. Поздравляем Ильфата с победой, желаем дальнейших успехов и новых побед!
-
Бер очрашу – үзе бер гомер. 08.02.2015

Бүген мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлап, бүгенге көндә республикабызның югары уку йортларында белем алучы яшьләребез бердәм булып җыелып кайтканнар иде.Мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна үзенең матур теләкләрен җиткерде , киләчәктә дә укуларында зур уңышлар теләде. Студентлар укулары,тормышлары һәм үзләре укыган уку йорты турында сөйләделәр. Укучылар биргән сорауларга җавап бирделәр. Төпле белем биргән укытучылар коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, матур җырларын бүләк иттеләр.
11 нче сыйныфлар тарафыннан оештырылган интеллектуаль күңел ачу уены да кызыклы ,үзенчәлекле булды.Бәйрәм матур биюләр белән дәвам итте.













