Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
"Ягез әле, егетләр!" 23.02.2015

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 8-11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы узды. Ярыш бик киеренке булды. Егетләр күп кенә спорт төрләрендә көч сынаштылар һәм аркан тартышып тәмамладылар. Әлеге ярыш укучыларда коллективизм, түземлелек, ярдәмчеллек тәрбияләүдә, аралашучанлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруда зур роль уйный.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
-
"Туган телем - иркә гөлем. Великий могучий русский язык!" 21.02.2015

21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан 6 сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем. Великий могучий русский язык!" дигән тематик дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә укучылар татар һәм рус әдәбияты язучыларының балалар өчен язылган әсәрләрен сәнгатьле укуда көчләрен сынадылар.
-
21 февраль көнен Туган тел көне 21.02.2015

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле, иң матур милли киемнәре- үз милләте киеме, иң тәмле аш – милли ашлары. Ләкин, һичшиксез, һәрбер милли кием, һәрбер халыкның гореф-гадәте, үзенчәлекле, бай тарихлы.
1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган.
Бүген мәктәбебездә класс сәгатьләре “Туган тел” җырын җырлап башланды. Класс сәгатьләре
-
Котлау 20.02.2015

Бүген 5-7 класс кызлары ир укытучыларны , сыйныфташ егетләрен Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә ,
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә .
Ул-тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә -
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.Ул-егетләр бәйрәме
Без котлыйбыз аларны.-
Әтиләрне,абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
-
“Көчлеләр, кыюлар, җитезләр” 20.02.2015

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр,абыйлар без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган һәм саклыйлар.
Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы.Туган илне саклау,дусларыңны,халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән-бу зур бәхет.Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек,җитезлек,кыюлык таләп итә.
Укучыларда югарыда әйтеп үтелгән сыйфатларны булдыру максатыннан , күп кенә спорт белән бәйле чаралар уздырыла. Бүген мәктәптә “Ватанны саклаучылар” бәйрәме уңаеннан “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр” исеме астында күңелле стартлар уены үткәрелде
-
Бассейнда 19.02.2015

Йөзү — иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе.
Йөзүнең организм өчен файдасы бәяләп бетергесез зур. Ул иммунитетны да ныгыта, умыртка баганасындагы һәм аркадагы авыртуларны басарга да ярдәм итә, буыннар сызлавын да бетерә, кан басымын да җайлый, иң мөһиме — суда йөзгәндә тән дә, җан да рәхәтләнеп ял итә.Укучылар бассейнда теләп шөгыльләнә.
-
Сугыш урлаган балачак. 18.02.2015

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,
Сөрән сала авыл, калаларга.
Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда.
Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты, балалар ятим калды. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.
Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз......
Бүген 7 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Нурисә Габделнәүфәровна белән кабат сугыш чоры баласы – Нурисә әбиләре янына ашыктылар. 7 нче класс укучылары Нурисә әбигә ярдәм итәләр, чөнки ул ялгызы яши. Ачык йөзле, шат күңелле,балаларны яратучы Нурисә әби аларны көтеп ала, үзенең истәлекләре белән уртаклаша.
1936 нчы елда туган Нурисә әбигә әтисе сугышка киткәндә 5 яшь була. Сеңлесе 1941 нче елда дөньяга аваз сала. Нәни кызчыкларга әтиләрен бүтән күрергә насыйп булмый: ул сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугыш китергән тормыш авырлыгы, ачы ятимлек, йөрәк әрнүе сүзләргә генә сыеп бетәме соң?..
Әйе, әтисез үсү аларның бәгырьләренә төшкән.Сугыш иртә, бик иртә олыгайткан сугыш чоры балаларын.
Инде сез дә олыгайдыгыз,
Сугыш чоры балалары.
Олпат,олугъ ветераннар-
Ак әбиләр, ак бабайлар.
Саф көмештәй саф алар.
Күпне күргән ветераннар.
Ак тауга тиң горур башлар
Эчтән, тыштан асыл затлар.
-
“ Җырларга күчкән батырлык” 18.02.2015

18 нче февральдә 7- 8 класс укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм М. Җәлилнең туган көне уңаеннан “ Җырларга күчкән батырлык” темасына класстан тыш чара узды.”Җәлил оныклары” һәм “ Кызыл ромашка” командалары “Тамчы- шоу” уенында үзара көч сынашты.Командалар шигъри формада үзләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр, Җәлилнең җырларын башкардылар.Соңыннан шагыйрьнең тормыш юлы һәм батырлыгы турында фильм күрсәтелде.
-
Әдәбият һәм сәнгать музеенда 17.02.2015

1 нче класс укучылары Арча шәһәрендә урнашкан Әдәбият һәм сәнгать музеенда экскурсиядә булдылар. Музей хезмәткәрләре балаларга туган як тарихы, атаклы шәхесләр турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Биредә тупланган кабатланмас экспонатлар укучыларга бик ошады. Музейга кабат килү теләге белән кайттык.













