Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
“Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү” 16.01.2015

16 нчы январь көнне 6нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышның темасы “Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү”дип алынды. Беренче көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Г.Х.Гыйззәтуллина әлеге тема буенча чыгыш ясады. Аннары “Нәрсә ул матурлык?”темасы буенча ачык тәрбия сәгате үткәрелде.Соңыннан икенче чирек нәтиҗәләре буенча сөйләшенде. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп тәрбияләү җыелышның төп карары итеп билгеләнде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 16.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш чоры балалары” китабына материаллар туплауда мәктәбебез укучылары актив катнашты. Бу эшнең укучыларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур.
-
10 нчы класста ата-аналар җыелышы
16.01.2015
16 нчы январь конне 10 нчы класслар белэн үткәрелгән ата –аналар җыелышы.
Катнаштылар: 10 нчы класс укучылары, 9 әти-әни
Кон тәртибе: 1. Нче яртыеллыкны йомгаклау нәтиҗәләре, класс җитәкчесе Хисамиева Р.Р.чыгышы
2. Район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында катнашу, аның нәтиҗәләре, класс җитәкчесе Хисамиева Р.Р.чыгышы.
3.10 нчы класс укучылары катнашында “Начар гадәтләргә юк дип әйтә бел!” дигән темага класс сәгате.
-
«Современные подходы к преподаванию в условиях введения и реализации ФГОС ООО». 14.01.2015

Cегодня в школе прошел педагогический совет по теме: «Современные подходы к преподаванию в условиях введения и реализации ФГОС ООО».
На педагогическом совете были рассмотрены следующие вопросы:
1. Что такое современный урок?
2. Отличие современного урока от традиционного.
3. Структура современного урока в условиях перехода на ФГОС ООО.
4. Особенности современного урока.
5. Современные образовательные технологии.
Свои опыты работы представили учителя начальных классов Гарифуллина Ф.Р. и Хабибуллина Р.Р. Итоги педагогического совета подвела директор школы Р.Р.Кавиева.
-
Һәйкәлләрне чистарттык 13.01.2015

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны?! –
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Мәктәбебез укучылары тарафыннан Ашытбаш мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл даими кардан чистартылып тора. Бирегә ел әйләнәсе сукмак өзелми.
-
«Празднование Рождества» 12.01.2015

12 января было проведено мероприятие «Празднование Рождества» для учащихся 7 класса учителем английского языка Шарафеевой Г.Р. Гульшат Рашатовна познакомила детей с Рождественскими традициями во всем мире. Учащиеся разделились в две команды и прошли 5 звездных станций. Письмо Санта Клаусу, поздравления и решение кроссвордов пришло по душе каждому.
-
"Оста куллар" түгәрәге 10.01.2015

10 нчы январь көнне Л.Ф.Ибрагимова 5-8 нче класс укучылары белән "Оста куллар" түгәрәге үткәрде. Укучылар бисердан чәчәк ясау серләренә төшенделәр, схемаларны өйрәнделәр. Кызлар бисердан лаванда чәчәгенең яфракларын ясадылар. Алдагы түгәрәкләрдә алар чәчәк ясауны дәвам итәчәкләр. Түгәрәк бик күңелле үтте. Укучылар теләп катнаштылар.
-
“Правила русского языка” 10.01.2015

10 января было проведено мероприятие “Правила русского языка” для учащихся 4 класса учителем начальных классов Хабибуллиной Р.Р. Мероприятие помогло учащимся закрепить знания и навыки по правописанию слов.
-
“Оста куллар” 09.01.2015

9 нчы январь көнне башлангыч класслар укытучысы Л.Ф.Ибрагимова 1 нче класс укучылары белән “Оста куллар” түгәрәге үткәрде. Укучылар мамык таякчыклар белән 2015 нче ел талисманы –Кәҗә ясадылар. Түгәрәк бик күңелле үтте. Укучылар теләп катнаштылар һәм эшләре уңышлы килеп чыкты.
-
“Географик бәйге” 09.01.2015

9 нчы январь көнне география укытучысы Г.Х.Гыйззәтуллина “100 гә 1” интеллектуаль уены үткәрде.Әлеге мавыктыргыч уенда 6-7нче класс укучылары көч сынашты. Бик күп сынауларны уңышлы үтеп, “Умные глобусы” командасы җиңү яулады.













