Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ахунова Гульзиля Масхутовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
“Вазада көзге яфраклар бәйләме” 23.09.2016
Нәфис-нәфасәти үсеш (кисеп ябыштыру).Тема: “Вазада көзге яфраклар бәйләме”.П.э.: балаларны симметрияле формалар кисүнең яңа ысулы белән таныштыру. Эшләү барышында төрле материалларны яраштыру (кәгаз һәм табигый материалларны) күнекмәсен ныгыту. Көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисен тәрбияләү. -
“Алтын көз” 22.09.2016
Нәфис-нәфасәти үсеш (рәсем ясау).Тема: “Алтын көз”.П.э.: “Алтын көз” темасына рәсем сүрәтләргә өйрәтү. Төрле төстәге тоннарын кулланып, төрле агачлар рәсемнәрен ясауны ныгыту. Пумала белән төрле ысулларны куланып ясау. Рәсемн альбомның бөтен урынына урнаштырырга өйрәтү (өскәрәк, аскарак, сулга, уңгарак). -
“Көнбагышлар” 21.09.2016
Нәфисәти усеш. Рәсем ясау.Тема: “Көнбагышлар”П.э.: сары таҗ яфракчыкларының төрле төсмерләрен, орлыклар белән тулы үзәгенең көрән, кара, соры төсләрен рәсемдә күрсәткәндә, балаларда төс тою сәләтен, нәфасәти кабул итүне үстерү. -
“Зур һәм кечкенә туплар” 20.09.2016

Нәфис-нәфасәфи усеш (кисеп-ябыштыру).
Тема: “Зур һәм кечкенә туплар”
Максат: келәйле пумала белән дөрес итеп сыларга, киселгән түгәрәкләрне дөрес итеп ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.Салфетка белән дөрес эшләргә өйрәтүне давәм итү.
-
“Түбәтәй” 19.09.2016

Нәфис-нәфасәфи усеш (рәсем).
Тема: “Түбәтәй”
Пр.эчтәлеге: декоратив-гамәли сәнгать предметлары белән таныштыруны дәвам итү. Бизәк элементларын сайлап, аларны дөрес урнаштырып, татар ир-егетләрнең милли баш киемен бизәргә, түгәрәк эченә рәсем төшерергә өйрәтү.
-
“Шакмак эчендә декоратив компазиция ясау” 18.09.2016

Нәфис-нәфасәфи усеш (рәсем).
Тема: “Шакмак эчендә декоратив компазиция ясау”
Пр.эчтәлеге: яфрак, чәчәк бизәкләре кулланып шакмак эчендә декоратив компазиция ясауны ныгыту. Пумала белән төрле ысуллар кулланып ясауны шөгелләтү. Дөрес төсләрне кулланырга өйрәтү. Балаларның эстетик хисен, фикерләүләрен үстерү. Мөстәкыйль, актив эшләү, тәрбияләү.
-
Вакцина ясату 15.09.2016

Көз кышка авышканда елдагыча тын юлларының вирус инфекциясе кискенләшә. Бу тиздән грипп килеп җитәчәген искәртә.
Куркыныч дошманны үзенчәлекле билге буенча танырга була. Грипп һәрвакыт көтмәгәндә һөҗүм итә һәм авыру кеше чирнең башланган вакытын төгәл билгели ала. Ә тын юллары вируслы инфекциясенең кискенләшүе күп очракта астыртын төс ала. Грипп вакытында организмның агулануы ачык күренә: баш авырта, мускул һәм буыннар сызлый. Ул кайчагында гадәти ютәлдән башка яки томаусыз, әмма бик югары температура һәм инфекцияле агулану шогы рәвешендә уза. Иң мөһиме: тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Гриппны аяк өстендә уздырырга һәм үз-үзеңне дәваларга ярамый.
Грипптан саклануның нәтиҗәле чарасы – вакцина ясату. Бүгенге көн вакциналары, составларында тере вируслар булмаганга күрә, чир китереп чыгарырга сәләтле түгелләр. Шунлыктан прививка ясату кешенең иммун системасына авырлык китерми. Организмга вакцина кертү антитәнчекләр барлыкка китерә, бу, үз чиратында, гриппка каршы күп дәрәҗәле саклану системасы булдырырга мөмкинлек бирә. Грипп вируслары тын юллары ялкынсынуларына охшаш булганлыктан, антитәнчекләр организмны башка төрле вируслы инфекцияләрдән дә саклый.
-
Ияләшү чоры 13.09.2016

Сабыйның балалар бакчасы шартларына ияләшү чоры - аның үзе өчен дә, гаиләсе өчен мөһим һәм авыр чор. Гаиләсеннән аерылган сабыйның балалар бакчасына ияләшүен җиңеләйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Моның өчен безнең тәрбиячеләр яңа килгән сабыйларны уен аша төркемнең тормышына, яңа уенчыклар белән уйнау тәртибенә акрынлап ияләштерәләр, өйрәтәләр. Балалар мөстәкыйль рәвештә кашык тотып ашарга, иптәшләре белән дус-тату уенчыклар белән уйнарга, һавага йөрергә чыгарга, көндез йокларга өйрәнәләр.
-
“Националь костюмонда курчак рәсеме” 09.09.2016
Нәфис-нәфасәфи усеш (рәсем).Тема: “Националь костюмонда курчак рәсеме”Пр.эчтәлеге: Кеше фигурасын ясауда шөгелләтү, аның формасын, төзелешен, пропорцияләрен сүрәтләү. Националь костюмдагы курчакның киеме үзенчәлекләрен ясау. Контур карандаш белән йомшак кына ясауны ныгыту. -
“Гөмбәләр” 08.09.2016
Кисеп-ябыштыруТема: “Гөмбәләр”Максат: кайчы белән дөрес итеп кисү күнекмәләрен ныгыту, түгәрәк һәм овал формаларын кисү, өчпочмак һәм турыпочмаклыкларның почмакларын түгәрәкләп кисү, зур, кечкенә гөмбәләр ясау, катлаулы булмаган матур компазиция ясарга өйрәтү.











