Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Укытучылар конференциясе 24.08.2022 24 августта Арчада укытучыларның август конференциясе булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Олимпия үзәге” директоры Гөлнара Исламова катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров “Цифрлаштыру чорында белем бирү: традицияләрне саклап киләчәккә барабыз”, – дигән тема астында чыгыш ясады. Соңыннан мәгариф алдынгыларын бүләкләү булды. Иң куандырганы - бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз Загриева Гөлназ Мансур кызы да бар.Чын күнелдән котлыйбыз!!! Иң изге теләкләр Сезгә!!!

-
22 август Россия Дәүләт флагы көне 22.08.2022

-
Благотворительная акция «Помоги собраться в школу!» 15.08.2022 В Татарстане проходит традиционная республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу». Цель акции - оказать поддержку будущим первоклассникам, находящимся в трудной жизненной ситуации. В рамках акции на базе МБОУ «Нижнеметескинская СОШ» прошло торжественное вручение портфелей. На мероприятие были приглашены и будущие первоклассники нашей школы Ахметгалиев Ф., Назмиева С., Хисматуллин И. Состав комплекта школьного портфеля остается традиционным: это канцтовары, тетради, набор для уроков труда и изобразительного искусства. Будущих школьников, их родителей приветствовала заместитель главы Арского муниципального района, заместитель Председателя Арского районного Совета А.Ф.Мухаметова.

-
Бакчада эш 06.07.2022 Мәктәп бакчасында эш дәвам итә. Укучылар тырышып эшлиләр.

-
29.06.2022 Укучылар имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулларына аттестат алдылар. Укучыларга ак юллар һәм уңышлар теләп калабыз.

-
28.06.2022 28 июнь көнне район мәдәният йортында «Сәләтле балачак – 2022»олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Яшь сәләтле балаларны котларга муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Рифовна килгән иде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды. Укучыларның җиңүләре-педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бәйрәмдә олимпиадаларда иң күп җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар да аерым билгеләп үтелде. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Мәктәп Сезнең белән горурлана!

-
Лагерьның 21 нче көне 24.06.2022 24 июнь көнне "Дуслык"җәйге мәктәп яны лагере ябылу уңаеннан тантаналы линейка узды. Мәктәп яны лагерында үткәрелгән вакыт эчендә балалар бер-берсен хөрмәт итәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәнделәр. Лагерьда үткәрелгән көннәр балаларга бик күп шатлыклы минутлар алып килде һәм аларның хәтерендә озак сакланыр дип ышанабыз. Сезонны ябу традициясе- Сабантуй һәм бүләкләр белән пакетлар тапшыру. Балалар! Һәрвакыт шундый акыллы, шат күңелле һәм күңелле булып калыгыз! 21 көн дәвамында «Дуслык» мәктәп яны лагерында эшләүчеләргә, тәмле иртәнге һәм төшке ашлар әзерләүчеләргә, бүлмәләрдә чисталык һәм уңайлылык тудыручыларга, кызыклы чаралар оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа очрашуларга кадәр!

-
Лагерьның 20 нче көне 23.06.2022 Бүген "Дуслык лагеренда балалар күңелле ял иттеләр. Күңелле старт уеннары үткәрелде.

-
Лагерьның 19 нчы көне 22.06.2022 Бүген "Дуслык" лагеренда балалар белән һәйкәл янына төштек. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Балаларга һәйкэл янында сугыш башланган көн, илебез тарихында иң дәһшәтле еллар турында китапханә мөдире Рүзилә Равил кызы сөйләде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдык, хәтер шәмен кабызып акциягә кушылдык. Ахырдан һәйкәл каршындагы мәйданда балалар асфальтка рәсем ясадылар.

-
Лагерьның 18 нче көне 21.06.2022 Бүген "Дуслык" лагеренда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң “Күңелле стартлар” үткәрдек, саф һавада спорт уеннары уйнадык. Көннең икенче яртысында "Юлда йөрү кагыйдәләре" темасына әңгәмә үткәрдек.















