Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" 15.04.2022

«Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”» районара яшь иҗатчылар бәйгесендә безнең мәктәбебез укучылары да актив катнаштылар. ”Цифрлаштыру - тормышыбызның сыйфатын яхшырту чарасы” публицистик жанрдагы әсәрләр язу конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Гасыймов Салават (җитәкчесе Габдрахманова л.М.) 1 урынга лаек булды. “Су анасы - Сылубикә” декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Мөсәгыйтов Кәрим (җитәкчесе Рамазанова Ф.Р.) 2 урын, 3 нче сыйныф укучысы Марданова Илүзә 3 урын (җитәкчесе Галимова Р.А.), 1 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Адилә (җитәкчесе Гатауллина Г.Ф.), 4 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтханова Илүзә (җитәкчесе Әсхәдуллина Г.Җ.) лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Без - Тукайлы халык! 15.04.2022

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында XI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Мәктәбебез укучысы Исмагилова Сөембикә әлеге укуларда актив катнашты. Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы.
-
Без - Тукайлы халык! 15.04.2022

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында XI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Мәктәбебез укучысы Латыпов Раил әлеге укуларда актив катнашты. Җитәкчесе - биология һәм география укытучысы Латыпова Райлә Галимҗан кызы.
-
"Туган телемнең серләрен ачам" 14.04.2022

14 нче апрель көнне Арчаның 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясе узды.Әлеге конференциядә мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Хәйриев Адель (җитәкчесе – Рамазанова Ф.Р.) “Мәктәбем-горурлыгым” номинациясендә, 4 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтханова Илүзә (җитәкчесе – Әсхәдуллина Г.Җ.) “Халыклар төрле – Республика бер” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урыннарны алдылар. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Туган телемнең серләрен ачам" 14.04.2022

14 нче апрель көнне Арчаның 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясе узды.Әлеге конференциядә мәктәбебезнең 3-4 нче класс укучылары (җитәкчеләре Галимова Р.Ә., Рамазанова Ф.Р.) “Шома бас” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынны алдылар. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Безнең өчен табышмак - космонавт өчен туган як" 13.04.2022 12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан авыл китапханәчесе Әүхәдиева Р.Р. һәм мәдәният директоры Шакирҗанова Л.Х. башлангыч класс укучылары өчен "Безнең өчен табышмак- космонавт өчен туган як" исемле уенлы, кызыклы мәгълүмат сәгате уздырдылар.

-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022 Бөтен ил буйлап Космонавтика планетарийларында һәм музейларында бүген бәйрәм программалары уза. Бүген мәктәбебездә укучылар районыбызның кызыклы кешесе-Хәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов белән очраштылар. Аның белән аралашканнан соң үзеңне галәмдәге кебек хис итәсең. Ул "Арча" радиосында, космос турында даими тапшыруларның авторы булып тора. Шулай ук күпсанлы мәкаләләр һәм китаплар авторы. 61 ел элек безнең илебез галәмне яулап алуга тагын бер адым ясады. Тарихның яңа бите – пилотлаштырыла торган космик очышлар тарихы башланды. Бу героик сәхифәне беренчеләрдән булып ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин ачты.

-
"Шифалы шигырьләр остасы" 11.04.2022 Бүген китапханәче Әүхәдиева Р.Р. башлангыч класс укытучылары белән берлектә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың туган көне уңаеннан "Шифалы шигырьләр остасы" дигән кичә оештырды.

-
11.04.2022 Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән районыбыз гомуми белем бирү оешмаларының туган тел кабинетларына якташ әдипләр, сәнгать яисә мәдәният өлкәсендә танылган вәкилләр исеме бирү мөмкинлеге булдырылды. Шул уңайдан безнең мәктәпнең татар теле кабинетына якташыбыз, прозаик, драматург, публицист,танылган әдип һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов исеме бирелде.

-
09.04.2022 Тотальный диктант-это общественный некоммерческий проект, который реализуется силами неравнодушных любителей русского языка по всему миру.Он давно перестал быть "акцией одного дня" и ежегодно запускает десятки бесплатных просветительских проектов ( лекторий, онлайн-марафоны, онлайн-конкурсы и т.п.), которые требуют дополнительных вложений и привлечения дополнительных ресурсов. В субботу, 9 апреля, участники написали диктант на базе школы.















