Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
26.05.2022

Мәктәбебезнең 1-4 класс укучылары Казанга экскурсиягә бардылар. "Замбеззи елгасы" исемендәге зоопаркка һәм "Шоу воды, огня и света" дип аталган цирк карадылар.
-
25.05.2022 Мәктәбебезнең 5-9 класс укучылары Казанга экскурсиягә һәм К.Тинчурин театрына спектакль карарга бардылар.

-
Соңгы кыңгырау 24.05.2022 Бүген барлык мәктәпләрдә, шулай ук безнең мәктәптә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш класс укучыларына алда торган имтиханнарда уңышлар телибез. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бүген сезнең өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!

-
20.05.2022 В 20 мая ученики нашей школы приняли участие в Общероссийской акции "Вода России" и личным примером продемонстрировали, что каждый человек в состоянии внести свой вклад в сохранение чистоты водоемов и пресной воды - самого ценного элемента на планете без которого невозможна жизнь на Земле. Участники акции провели уборку на берегу реки Казанка.

-
19 май - Пионерия туган көн 19.05.2022 Бүген 2022 елның 19 маенда Пионериянең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бөтенсоюз пионерлар оешмасы 1922 елның 19 маенда барлыкка килә. Тыныч вакытта пионерлар макулатура җыю, агач утырту белән шөгыльләнгән, колхозларда эшләгән, ә Бөек Ватан сугышы вакытында разведчик һәм партизаннар булган. Сугышчан казанышлары өчен уннарча мең пионер орден һәм медальләр белән бүләкләнде, дүртесе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Пионерлар оешмасы сафында барлыгы 210 миллионнан артык бала булды. Пионер байрагы һәм значок, ак күлмәктәге кызыл галстук, «Һәрвакыт әзер!» чакыруы пионерлык символларына әйләнделәр. Лагерьларда учак янында җырлар һәм җыеннар, пионерны хәтерләүче күп кенә россиялеләр өчен балачак, дуслык һәм бердәмлек турында хатирәләр булып калды. Бүген, Пионериянең 100 еллыгы уңаеннан, безнең мәктәп делегациясе Арча шәһәрендә узучы тантаналы чарада катнаша.

-
"Тарих сәхифәләре" 13.05.2022 Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Әсхәдуллина Гөлнара Җәүдәт кызы 4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Тарих сәхифәләре" бүлеге буенча алган белемнәрне тикшерү һәм бәяләү" дигән темага ачык дәрес бирде.

-
Ачык ишекләр көне 13.05.2022

Бүген безнең мәктәп укучылары Үрнәктә урнашкан "Арча агросәнгать һөнәри көллияте"ндә узган Ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Тугызынчы сыйныф укучыларын уку йорты, укучыларның көнкүреше һәм ялы, аларны тәрбияләү һәм әлеге уку йортында төрле яклап үсәргә ярдәм иткән шартлар белән таныштырдылар.
-
12.05.2022 1 нче сыйныф укытучысы Гатауллина Гөлия Фиргать кызы математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.

-
09.05.2022 Бүген безнең мәктәп Арча шәһәрендә узган Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәмдә музей экспозицияләре белән катнашты.

-
07.05.2022 Авылыбызда бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды.Ул "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакәрь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнделәр. Аннары барысы да һәйкәл янына җыелды. Арада өлкәннәр - сугыш чоры балалары да бар иде. Тантана мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар.















