Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Туган тел" сыйныф сәгате 29.01.2021

Бүген мәктәпнең башлангыч сыйныфларында Туган тел елы уңаеннан сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар туган телдә шигырьләр укыдылар, мәкальләр, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Тукай геройлары минем янәшәмдә"
28.01.2021
"Тукай геройлары минем янәшәмдә" исемле проектлары белән 2 нче сыйныф укучысы Сафина С. һәм 3 нче сыйныф укучысы Һадиев Д.
-
Ленинград блокадасына - 77 ел
27.01.2021
1941-1944 еллардагы Ленинград сугышы оборонасы һәм блокадасы - Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлык символы ул. 27 гыйнвар көнендә быел аңа 77 ел була. Бүген укучыларга шул уңайдан "Ленинград блокадасы", "Блокада икмәге" исемле тәрбия дәресләре күрсәтелде.
-
Котлыйбыз!
26.01.2021
Көрәш буенча ярышта 7 нче класс укучысы Кударов И. 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз, яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
Китапханәдә күргәзмә
26.01.2021
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәп китапханәсендә "Туган телем- татар теле" дип исемләнгән китап кургәзмәсе төзелде. Бүген башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә балалар өчен килүче татар телендәге газета- журналлар белән таныштылар.
-
"Тукай минем янәшәмдә"
25.01.2021
"Тукай минем янәшәмдә" проекты кысаларында "Су анасы" белән 2 нче сыйныф укучысы Мәрданова И.
-
"Тукай минем янәшәмдә"
23.01.2021
2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан мәктәбебездә төрле конкурслар башланып китте. “Тукай минем янәшәмдә” исемле проекты белән 2 нче сыйныф укучысы Хадиев Д.
-
Халык язучысы - Гомәр Бәшировның тууына 120 ел
22.01.2021
2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы истәлекле даталарга бик бай ел. Бүген безнең мәктәптә якташ язучы, халык язучысы – Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә узды. Кичәне мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Минһаҗ кызы һәм авыл китапханәчесе Рүзилә Равил кызы алып барды. Кичәдә, Арча шәһәренең “Казан арты” музееның Гомәр Бәшировка багышлап әзерләгән күргәзмәсенең экспонатлары белән килгән вәкилләр – Ленар Илгиз улы, Гөлүсә Нургали кызы да кунак булдылар. Күргәзмәдә Гомәр Бәшировның китаплары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, шәхси әйберләре бар иде.
Укучылар Гомәр аганың хәзерге заман татар прозасында тирән эз калдырган, татар телен искиткеч яхшы белгән, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчылып яшәгән олы шәхес икәненә тагын бер кат инандылар.
-
2021 нче ел- Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
21.01.2021
Бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.
-
Котлыйбыз! 11.01.2021

4 гыйнвар көнне "Арча" спорткомплексында районнар арасында 2009-2010 нчы елгы малайлар командаларының волейбол ярышлары булып узды. Безнең мәктәпнең малайлар командасы 3 урынны алып кайттылар. Әфәрин, малайлар! Котлыйбыз, яңа җиңүләр теләп калабыз!














