Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
"Туган якны өйрәнү тарихы" түгәрәге 06.02.2020

Түгәрәккә йөрүче укучылар авылыбызның тарихи урыннары белән танышуны дәвам итәләр. Алар Зәйнулла коесы һәм тимерче алачыгы янында булдылар.
-
Туган тел ункөнлеген ачу 04.02.2020

Бүген мәктәп күләмендә узган линейкада укучылар Халыкара Туган тел ункөнлегенең планы белән таныштылар. Аларга ачык дәресләрдә, рәсем конкурсларында, викторина, шигырь сөйләү конкурсларында актив катнашу максаты куелды.
-
Прием заявлений 01.02.2020

Уважаемые родители! с 1 февраля начался прием заявлений в 1 класс 2020-2021 учебного года. Подача заявлений осуществляется через сайт госуслуг РТ в личном кабинете родителя.
-
Почтага сәяхәт 31.01.2020

Бүген башлангыч сыйныф укучылары авыл почтасына сәяхәт иттеләр, почта хезмәткәрләренең эшләре белән таныштылар. Сәяхәт укучыларга ошады. Алар почта хезмәте турында бик күп нәрсә белделәр.
-
Сулыш юллары авырулары 30.01.2020 Мәктәбебездә тәрбия эше план нигезендә алып барыла. Бүген башлангыч классларда сулыш юллары авыруларын кисәтү буенча класс сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга авыруны булдырмау өчен кирәкле профилактик чаралар, авыруның беренче билгеләре турында киңәшләр бирелде.

-
Сугыш еллары кайтавазы 29.01.2020

Бүген озынайтылган көн группасы укучылары мәктәбебез музеенда "Сугыш еллары" почмагы белән таныштылар.
-
Кошларга җимлек 28.01.2020

27 нче гыйнвардан 1 нче февральгә кадәр мәктәп күләмендә "Кошларга җимлек" конкурсы уздырыла. Башлангыч класс укучылары бу конкурста бик теләп катнашалар. "Могҗизалы җимлек" номинациясендә җиңүче кем булыр?
-
Котлыйбыз! 27.01.2020

25 нче гыйнвар Яңа Кенәр мәктәбендә Венер Шакирҗанов истәлегенә кызлар арасында волейбол ярышы узды. Анда төрле районнардан 6 команда катнашты. Безнең мәктәпнең кызлар волейбол командасы 2 нче урынга лаек булды. Ә Рәхимова Р. "Иң яхшы уенчы" исемендәге кубок белән бүләкләнде. Кызларны һәм тренерларын чын күңелдән котлыйбыз, аларга уңышлар телибез.
-
Авыл китапханәсендә 27.01.2020

Бүген озынайтылган көн группасы укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Әүхәдиева Р.Р. "2020 нче ел - Хәтер һәм Дан елы" исеме астында Ленинград камалышы турында эчтәлекле чара үткәрде.
-
27 нче гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн 27.01.2020

Шул уңайдан мәктәбебездә 6-7 класс укучылары белән "Ленинград камалышы" квест уены оештырылды. 1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 76 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.Укучылар шул вакыттагы вагыйгаларга багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.














