Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2019

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
-
Бакча мөдиребезнен Туган көне белән котлыйбыз!) 05.11.2019
Котлы булсын,Равилә Гадил кызы, туган көнегез,Гел шатланып үтсен көннәрегез.Сезгә сөенеч кенә китерсеннәрЯкыннарыгыз, барлык дусларыгыз.Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә.Көннәрегезне шатлык бизәсен.Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,Шушы бәхет читләп үтмәсен.Бәйрәм белән тәбриклибез,Телибез бәхет кенә.Нурланып торсын йөзләрегез,Бәхетләр иңеп кенә.Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,Кочак-кочак бетмәс куанычлар,Төяп килсен туар таңнарыгыз -
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2019

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык....Бәйрәм белән!!!
-
Режим моменты) 23.10.2019

-
Милли почмак) 22.10.2019

Безнең балалар бакчабызда кечкенә генә милли музей почмагыбыз бар.Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләреннән:читек,чабаталар,түбәтәй,калфаклар,самавыр,кулдан сугылган ,чигелгән сөлге-кашагалар, милли бизәкләребездән торган альбомнар,стендлар һәм башка бик күп әйберләр тупланган.Балалар бу музейга керергә бик яраталар.Алар монда туган илебезнең тарихи үткәне ,гореф-гадәтләре белән танышалар.Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре,матур йолалары,борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә."Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син!,Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,нинди уйлар,нинди моңнар безгә калдырып киткәнен!"
-
Иртәнге зарядка(туплар белән)! 15.10.2019

Туп-туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Раяз, сиңа да бирәбез,
Әйдә уйныйбыз бергә,
Кирәк аны, чөеп-чөеп,
Тотып ала белергә.
Туп сикерә, син дә сикер,
Тыпыр-тыпыр тыпырда,
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма.
Туп-туп тубыбыз,
Сикерәбез, көләбез,
Югары оч, түбәнгә төш,
Без тотып өлгерәбез.
- "Татар кызы"кокурсында катнашкан курчагыбыз. 11.10.2019
-
Бездә бүген бәйрәм) 04.10.2019

Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора күгебез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Әллә шуны белмисез?
Һәр җирдә бер хикмәт көтә: Дәшәмен сиңа кат-кат. Бүген синең дә бәйрәмең Шуңа безнең күңел шат.
Син булганга , өйләр ямьле,
Нурлы һәрбер иртәләр. Син өйрәткән догалар да
Уңышларга илтәләр.
-
Раязга 5 яшь)) 01.10.2019

Вот тебе уже 5 лет!
Ты — красавец, спору нет.
Расти здоровым и большим,
Достигни множества вершин!
Будь умен, отважен, смел,
Чтобы в жизни всё умел,
Чтобы был ты лучшим самым,
Рос на радость папе с мамой!
© http://pozdravok.ru/pozdravleniya/den-rozhdeniya/rebenku/5/malchiku/ -
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2019
Хөрмәтле тәрбиячеләр!Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,Синдәдер ул кулларның иң җылысы,Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,Алар сине әниседәй якын күрә.Еласалар - син аларны юатасың,Боексалар - син аларны уйнатасың,Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,Орышасың кайчагында җайлап кына.Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,Үстерәсең ничә буын балаларныКиткән чакта бакча белән саубуллашып,Елый - елый озатасың син аларны.Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.









