Дамир Гарифуллин
Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип,
Кичен уйлап тордык та —
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>

Сүзле күнегүләрне кабатлап,яраткан уенчыкларыбызны юдык.
Ю,Ю,Ю- туп ю!
Ю,Ю,Ю-Машина ю!
Ю.Ю.ю-курчак ю!
Ю.Ю.ю-куян ю!
Ю.Ю.Ю-Песи ю!

Килдек, килдек очып ерак җирдән.
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизерәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Ямьле яз башлангач, иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайталар. Беләсезме, алар тәүлегенә 50 км чамасы юл үтәләр. Алар да кешеләргә файда китерәләр.Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.

Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткәндә икән
Һәм хәбәр иткән икән.:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!

"Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"Республика акциясендә китапханәче Рәмзия апабыз белән катнаштык. ул безне матур-матур китаплар белән таныштырды һәм кызыклы әкиятләрен укыды.

Дамир Гарифуллин
Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип,
Кичен уйлап тордык та —
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.

Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп, көлеп торсын.
Язгы кояш нурларыдай
Зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Тату матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез –
һәрбарчасы мулдан булсын.

Нәни кулларыбыз белән

Әтиләр илнең терәге
Гаиләнең йөрәге.
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
Әле ярый сез бар җирдә
Безнең иң ныклы терәк
Бәхетебез тулы булсын
Сез безгә шундый кирәк.
Әниләр белән бергә
Озын-озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
Сезнең йөргән юлларыгыз
Яшел утлардан торсын.
Сугыш, кан кою булмасын
Әтиләр исән булсын.
Бүген бәйрәм көнендэ
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм диеп
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар.
Бәйрәме дип йөртелә.
Улсолдатларбәйрәме,
Без котлыйбызаларны.
Әтиләрне,абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.

Туган телем
Бигрәк моңлы туган телем,
Әйтерсең, серле курай!
Караңгыда адаштырмый
Юл күрсәтә торган ай!
Бигрәк татлы туган телем,
Әйтерсең, кәрәзле бал.
Син дә, дустым, үз телеңә
Һәрвакытта тугры кал!
Бигрәк матур туган телем,
Сокланмый мөмкин түгел!
Татар телендә сөйләшәм,
Шуңа шатлана күңел!