Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
«Алтын куллы мөгаллим “ бәйгесе җиңүчесе. 25.10.2023

Быелгы елның Укытучы һәм остаз елы булу уңаеннан “Сабантуй” журналы «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесе оештырылачак диеп игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен мөгаллимнәрнең белем бирү, укытудан тыш булган кызыксынулары, шөгыльләре турында да сөйләргә кирәк иде. 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпова А. беренче укытучысы Даутова Рәсимә Гаделҗан кызы хакында язып җибәргән иҗади эше “Сабантуй” ның октябрь санында басылып чыкты һәм “Республикабызның иң уңган, иң оста укытучылары турында”гы иншалар арасында җиңүче булып танылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай әдәби музеенда узды. Әлеге зур чарада Актаныш, Азнакай, Мамадыш, Кайбыч, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәре мәктәпләреннән дә укытучылар,укучылар катнашты. Бәйрәм башланганчы кул эшләреннән тезелгән искиткеч матур күргәзмә белән танышырга мөмкинлек булды. “Сабантуй” лылар Зилә Фәйзуллина, Руфия Мөхетдинова тапшырган истәлекле бүләкләр, дипломнар бәйрәмгә ямь өстәде.Соңыннан экскурсовод кунакларны музей буенча экскурсиягә чакырды.
-
Ату һәм дартс. 25.10.2023

Арчаның 5 нче гимназиясендә мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында ату һәм дартс буенча Арча муниципаль районы беренчелеге булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп тә читтә калмады. Катнашкан профсоюз әгъзаларына рәхмәтемне белдерәм.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе 24.10.2023

Һәр ел “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китапларны мәктәп китапханәләренә тапшыра ала. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядән читтә калмадылар.
-
Мөһим сөйләшү. ”Махсус билгеләнештәге подразделениеләр көне” 23.10.2023

Бүгенге сөйләшү спецназ көненә багышланган иде. Укучыларга бәйрәм тарихы, махсус максатлы бүлекчә эшенең үзенчәлекләре турында сөйләдек. Россиядә махсус
билгеләнештәге подразделениеләр көне 2006 нчы елдан башлап, ел саен 24 нче октябрьдә билгеләп үтелә.
-
Татар халык йолалары 19.10.2023

“Туган телем сагында” дигән акция кысаларында 7,8 нче класс укучылары белән татар халкынын йолалары турында сөйләштек.
-
“Сабантуй” белән хезмәттәшлек. 18.10.2023

Укучыларыбыз “Сабантуй” үткәргән төрле проектларда аеруча теләп катнашалар. V сыйныф укучылары “Минем мәктәбем” , VIсыйныф укучылары “ Балачак әдипләре”, VII сыйныф укучылары “Мин журналист булам!”, ә башлангыч сыйныф балалары “Рәсем ясыйбыз” проектын үз итеп өлгерделәр. Башка төрле укучыларны кызыксындырырлык итеп оештырылган бәйгеләрдә дә(“Имин йөр!”,”Алтын куллы укытучым”, “Әбием киңәшләре”, “Директорга биш сорау”,”Эш батыры- ил батыры” һ.б.) даими катнашып торалар, кызыксыну бүләкләренә ия булып, иҗат шатлыгы кичерәләр.
“Балачак әдипләре” проекты кысалрында ел буена удырылган 12 zoom- дәресләрдә VI сыйныфтагы һәр укучы бик теләп катнашты: язучы-әдип белән
җанлы аралашу,аның әсәре буенча сорауга җавап алу,сәнгатьле итеп укып күрсәтү кебек бер генә мөмкинлекне дә бушка уздырмадылар.Төгәл
вакытлы,ачык нәтиҗәле итеп уйланылган һәр дәрес балаларны иҗади эшкә тартты: һәр бала аерым бер әдип,аның иҗат эшчәнлеге турында,иллюстрацияләр белән бизәп, язма эш башкарды. Шул эшләре белән башлангыч сыйныф укучылары каршнда чыгыш ясадылар да, аларны туплап, китап итеп ясадылар.
Әлеге чарада VI сыйныф укучылары “Сабантуй” битләреннән матур язмалар укыдылар, гамәлдәге бәйге шартлары белән таныштырдылар. Иҗади эш
нәтиҗәсен күрү балаларда яңа проектларда катнашасы килү теләге тудырды. Туган телебезне үстерү-саклау өчен лаеклы өлеш керткән һәрбер уртак
эшебез уңышлы, нәтиҗәле, дәвамлы булсын!
-
Милли бизәкләр. 17.10.2023

Туган телебез ата – анабыз, туган җиребез шикелле кадерле. Аны саклап үстерү һәрбер кешенең изге бурычы. Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары технология дәресендә татар халкының милли бизәкләрен төшерделәр.
-
“Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел” 16.10.2023

“Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресләре кысаларында “Экранның икенче ягында. Россиядә кинога 115 ел” дигән темага 2-9 нчы сыйныфларда сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгатенең төп максатлары: укучыларны Ватан кинематографы тарихы һәм илебездә төшерелгән данлыклы фильмнар белән таныштыру; илебез мәдәнияте, туган илебез киносы, аның бөек тарихын тудырган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү, кино индустриясе белән бәйле һөнәрләр турында күзаллау булдыру. Класс сәгатендә укучылар белән кино турында сөйләштек, интерактив уеннар үткәрдек.
-
Татарча диктант 13.10.2023

Бүген мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы “Татарча диктант – 2023” бөтендөнья акциясендә катнашып диктант язды. Милли орнаментлы калфак һәм
түбәтәйләр кигән егетләр һәм кызлар, укытучылар, тәрбиячеләр әлеге акциядә бик теләп катнаштылар.
-
"Елмаюың белән бүлеш" акциясе 10.10.2023

Мәктәбебезнең "SMS- балаллар" оешмасы "Елмаюың белән бүлеш" акциясе уздырды.Балалар елмаюы көзге көнне яктыртып җибәрде,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
















