Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе оештырылды 09.10.2014

9 октябрьдә авыл Мәдәният йортында Өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе оештырылды. Әлеге кичә- мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучавыл үзешчәннәренең бергәләп эшләү нәтиҗәсе. Җирлек башлыгы Мөхәмәдиев Я.З. котлау сүзе белән чыкты. Чакырылган кунаклардан ветеран укытучы Ләлә апа, Урта Атыдан Саимә апа, Кылачы авылыннан Әминә апа, Тхбән атыдан Кафия апа үзләренең яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм чарасы укучыларның җыр-биюләре белән аралашып барды. Өлкәннәрне хөрмәтләү чәй өстәле янында дәвам итте.. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган әлеге кичә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә бик әһәмиятле чара булды.
-
Укытучылар көне 04.10.2014

ТҮБӘН-АТЫ МӘКТӘБЕНДӘ --- “БАШВАТКЫЧ”.
Укытучы! Иксез-чиксез белем иле диңгезендә төрле-төрле каршылыкларны җиңә-җиңә, безне йөзәргә өйрәтүче иң күркәм кешеләр. Кадерле кешеләребезнең бәйрәмен быел ничектер үзенчәлеклерәк итеп уздырырга уйладык.
3 нче октябрьдә, мәктәбебездә укытучыларыбызның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без, 8нче сыйныф укучылары, барлык укытучыларны, балаларны,кунакларны “Башваткыч”тапшыруына җыярга булдык.Тапшыруыбызның “Җәвите”--- сыйныф җитәкчебез Рәдис абый Шакиров булды.Ул үзенең җитезлеге,сүзгә осталыгы,шаянлыгы белән хәтта Җәвит абыйны да уздырып җибәрде.
Уенда катнашучылар: 7 нче сыйныф җитәкчесе---Гөлүсә апа Маликова, 6 нчы сыйныф җитәкчесе---Данис абый Хәмидуллин,башлангыч сыйныфлар укытучысы---Алсу апа Дәүлиева. Балларны санап бару өчен жюри ---бер төркем 8 нче сыйныф укучылары үз урыннарын алды.”Башваткыч” сораулары бик авыр булса да, укытучыларыбыз бик төгәл һәм тиз җавап бирделәр,ә без алар өчен җан атып утырдык.Кайбер авыр сорауларга үзебез дә җавап эзләп “баш ваттык”.
Тапшыру барышында,чын “Башваткыч”тагы кебек,музыкаль пауза да булды.Мәктәбебез сандугачы Энҗе Шакирова үзенең матур җырларын хөрмәтле укытучыларга багышлады.
Жюри рәисе уенның җиңүчесен игълан итте: 18 балл җыеп, Алсу апа 1 нче урынга чыкты, супер-уенда катнашу турындагы тәкъдимне дә берсүзсез кабул итте. Алдан бер сүзе генә билгеле булган “Бауның-- озыны,сүзнең—кыскасы яхшы “дигән халык мәкален ул бер минут эчендә дөрес итеп әйтте дә бирде.
Алсу апага ,”Башваткыч” җиңүчесе буларак, супер-приз --- “Ауди”машинасы “эләкте”. Гөлүсә апа һәм Данис абый да тапшыруның истәлекле бүләкләренә ия булдылар.
Уен-тамаша азагында укытучыларыбызны кабат олы бәйрәм белән котладык, гөлчәчәкләр бүләк иттек.Бәйрәмчә тапшыруның хуҗалары---8нче сыйныф кызлары һәм егетләре ихлас теләкләрен матур җыр аша җиткерделәр:
“Уытучым,сезгә карап,
Артадыр хөрмәт хисем.
Юлларыма маяк булып
Балкый тик сезнең исем.”
Бәйрәм чарасы барыбызның да күңеленә хуш килде.
Зиннәтуллина Ландыш, 8 нче
сыйныф укучысы.Түбән Аты мәктәбе.
-
кросс среди членов профсоюза 29.09.2014

29 сентября наши учителя участвовали в осеннем кроссе среди членов профсоюза учреждений образования Арского муниципального района
-
Олимпиада по русскому языку
29.09.2014
Сегодня, 29 сентября, для учащихся 5-9 классов в школе прошел школьный этап всероссийской олимпиады по русскому языку.
-
27 сентября прошел осенний кросс среди учащихся ООШ и СОШ 27.09.2014

27 сентября прошел осенний кросс среди учащихся ООШ и СОШ Арского муниципального района. Наша команда приняла активное участие в кроссе.
-
фән олимпиадаларының мәктәп туры үткәрелә башлады
23.09.2014
22 нче сентябрьдән фән олимпиадаларының мәктәп туры үткәрелә башлады. Иң беренче биология фәненнән олимпиада үтте. Әлеге чарада 6-9 нчы класс укучылары катнашты, барысы 8 укучы үз көчләрен сынап карарга теләк белдерде. Инде нәтиҗәләр дә билгеле. 7 класста Юсупова Аида, 8 класста Нурмиев Инсаф, 9 класс та Фәйзиев Искәндәр иң зур балл җыйды. 23 нче сентябрь көнне тарихтан олимпиада үтте. Барысы 16 укучы катнашты.
Олимпиадалар дәвам итә. Барлык укучыларга да уңышлар телибез.
-
Кросс Татарстана -2014 21.09.2014

Сегодня, 21 сентября жители Арска и Арского района приняли участие в Республиканском массовом соревновании “Кросс Татарстана - 2014”. В нем активное участие приняли учащиеся и учителя нашей школы.
-
Республиканские учения ГО 17.09.2014

Сегодня, 17 сентября, в школе прошли плановые республиканские учения по разворачиванию приёмно-эвакуационных пунктов по Гражданской обороне.
-
Линейка 09.09.2014

Мәктәптә традицион атналык линейка үтте. Куркынычсызлык айлыгы барышында үткәрелгән чараларга анализ ясалды.
Янгын күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан оештырылган эвакуациянең әһәмияте аңлатылды.
ГТО комплексына багышланган атналыкка нәтиҗә турында ясалды, чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк. Укучылар игътибарына хокук бозуларны булдырмау, формадан йөрү кирәклеге турында сөйләнелде, юл-транспорт куркынычсызлыгы, класс активын формалаштыру, һәр секторның бурычлары турында аңлатылды.
Иң әһәмиятлесе: тырышып уку, сәбәпсез дәрес калдырмау, сәламәтлекне саклау.
Бер төркем укучылар талантлы яшьләрне һәм сәләтле балаларны ачыклау,хуплау Үзәге үткәргән Гомумроссия олимпиадасында катнашып,Мактау грамоталарына,дипломнарга,сертификатларга ия булдылар.
1.Маликова Г.(6 класс)-инглиз теле,география.
2.Яруллин И.(5 класс)-математика.
3.Хуҗиев Р.(5 класс)-математика.
Линейканың икенче өлешендә әлеге укучыларның исемнәре аталды,мактау кәгазьләре,бүләкләр тапшырылды.
-
ГТО 04.09.2014

Россиякүләм ГТО физкультура-спорт комплексына багышланган атналык планы нигезендә мәктәптә бердәм класс сәгате үтте. Аны физкультура укытучысы Сафин Л.Я. оештырды. Укытучы әлеге комплексның тарихы, аның ил тарихында тоткан урыны, бүген ГТОга әйләнеп кайтуның сәбәпләре белән таныштырды. Шулай ук укучыларга алар тапшырырга тиешле нормалар тәкъдим ителде.
Укучылар игътибарына эчтәлекле видеоролик күрсәтелде.
















