Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Эвакуация үткәрелде 02.09.2014

2 сентябрь көнне мәктәптә район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Махмутов И.Р. укучылар һәм укутучылар белән очрашты. Үз чыгышында күзәтчелек хезмәкәре янгыннарны булдырмау, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә басым ясады.
Шулай ук эвакуация үткәрелде.Укучылар, укытучылар билгеләнгән вакытка сыештылар. Каушау, югалып калу күренешләре булмады
-
1 сентябрь 01.09.2014

Укучылар җәйге каникулларны тәмамлап, мәктәпкә Белем бәйрәменә җыелдылар. Барсының да йөзләрендә елмаю, кулларнында чәчәкләр. Бәйрәмнең төп оештыручылары-9 клсс укучылары (җитәкче-Галиахметова Г.М.). Укучыларны укытучыларны бәйрәм белән котларга район мәгариф бүлегеннән, Хакимияттән, агрофирмадан вәкилләр дә килгән иде. Алар яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерделәр. 1 нче класска 2 укучы керә. Алар өчен Белем бәйрәме-иң истәлекле көн. Бәйрәм барышын бердәм төстә җыелып килгән авыл халкы, әти әниләр дә кызыксынып карадылар
-
Алтын калэм» - «Золотое перо» 21.06.2014

С 17 июня 2014 го да по 21 июня 2014 года ученица 7 класса Зиннатуллина Ландыш участвовала в республиканском фестивале детской, юношеской и молодежной прессы «Алтын калэм» - «Золотое перо»
-
Чыгарылыш кичәсе! 20.06.2014

Бүген, 9 класс укучылары өчен иң дулкынландыргыч көн – Чыгарылыш кичәсе! Бу уку елында мәктәпне 7 укучы тәмамлый. Имтиханнар, шау-шулы мәктәп еллары артта калды. Бүген алар кулларына өлгергәнлек аттестатларын алдылар. Киләчәктә аларга үз юлларын табуларын, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
-
Посетили Казанский зоопарк 17.06.2014

Сегодня, 17 июня 2014 года, дети пришкольного лагеря «Елмай» посетили Казанский зоопарк.
-
Патриотик тәрбия 12.06.2014

“Елмай" ял лагереның тәрбия эшендә патриотик тәбиягә киң урын бирелә. 12 нче июньдә үткәрелгән тәрбия чарасында укучылар Туган илебез символларын, аларның мәгънәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Туган илебезнең зурлыгы, матурлыгы турында презентация карадылар.
-
Оригами түгәрәге 09.06.2014

“Елмай” лагеренда эшләп килүче “Оригами” түгәрәгенә малайлар бик теләп йөриләр. Түгәрәк җитәкчесе Даутова Рәсимә Гаделҗановна ярдәме белән укучылар кәгазьдән төрле могҗизалар тудыралар
-
“Оста куллар” түгәрәгендә 06.06.2014

Түбән Аты мәктәбе янында оештырылган «Елмай» ял лагеренда төрле түгәрәкләр эшли. “Оста куллар” түгәрәгендә балалар вожатый Фаттахова Рузилә апалары белән төрле кәгазьләрдән чәчәк ясау серләренә төшенәләр. Алар ясаган чәчәк букетлары кибеттәге букетлардан да матуррак
-
"Минем кабатланмас укытучым” бәйгесенең җиңүчесе 30.04.2014

2014 елның 30 апрелендә Түбән Аты мәктәбенең VII сыйныф укучысы Зиннатуллина Ландыш “Ялкын” журналы үткәргән “Минем кабатланмас укытучым” бәйгесенең җиңүчесе буларак, Г.Камал театры бинасында үткәрелгән бәйрәмдә катнашып кайтты. . Аның язмасы герое, Ландышның сыйныф җитәкчесе Шакиров Рәдис Ниал улы да бәйрәмгә чакырулы иде. Ландышның Рәдис абыйсының тәҗрибәле белгеч, кабатланмас шәхес икәнлеген раслап язган язмасы III урынга лаек булды.
-
Варислар берлеге сафларына кабул иттек 22.04.2014

22 нче апрель- В.И.Ленинның туган көнендә 4нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлеге сафларына кабул иттек.
















